Зәй офыклары

Мәхәббәт – ул гомерлек

Яраткан шагыйребез Һади Такташның “Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,” – дип язган шигырь юллары бүгенге көндә дә актуаль, искерми. Ә шигырьнең дәвамы: “Тиле яшьлек ярты гомерен бирә, аның хисе белән янарга…” Гашыйк булган һәркем бу сүзләрнең мәгънәсен аңлый торгандыр. 14 февраль – эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге иң саф хисләрне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән бәйрәм. Ә сез гашыйк булган көнегезне, сөйгәнегезгә тәкъдим ясаган көнегезне хәтерлисезме?

Гөлсинә:
-Без 25 ел  дус-тату гаилә булып гомер итәбез, ике кызыбыз үсеп җитте. Ә тәүге мәртәбә  гашыйк булган көнемне мин бүгенгедәй хәтерлим: ул  Алабуга педагогика институтына укырга керергә имтиханнар биреп йөргән көннәр... Булачак тормыш иптәшем – Гаязны күрдем дә катып калдым. Күзенә дә карарга оялдым, битем кызарып чыкты. Ул да шул беренче күрешкәндә үк миңа күз төшергән.  Аннан икебез дә биш ел буе бер уку йортында укыдык һәм соңгы курста гаилә кордык.  Бу тормышта иң мөһиме – бер-береңне аңлап, кадерләп яшәү.

Марат:
-Мин күптән түгел социаль челтәрләрдә бер кызның фотосын күреп, аңа гашыйк булдым. Таныш түгел кызның көннән-көн күңелемә якыная барганын  сиздем. Йөрәгемә кереп оялаган кыз белән ничек тә танышырга җай эзләдем. Хат яздым, ул миңа җавап бирде. Без очрашырга сүз куештык. Менә мин узган ел Гашыйклар көнендә сөйгәнемә тәкъдим ясадым. Без узган җәйдә туй уздырып,  бәхетле яшәп ятабыз, бәби көтәбез.

Артур:
-Миләүшә безнең мәктәпкә күрше авылдан 10нчы класс-ка укырга килде.  Мин шунда сөйкемле кызга күз төшердем. Аңа гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде - мөлаем, чибәр, акыллы.  Мин дә аның  күңеленә  хуш килгәнмендер, без  бер-беребезне ошатып егет белән кыз булып очрашып йөри башладык. Ул һөнәр  училищесына укырга керде, ә мине армия сафларына алдылар. Сөйгәнем белән ике елга аерылу зур сынау булды безнең өчен. Миләүшә белән безнең арада җылы хатлар йөрде һәм без мин кайткач та озакка сузмый гаиләбезне кордык. Аллага шөкер, бәхетле гомер итәбез.

Елена:
-Ә мин  гаилә корган көн – туебыз турында еш искә алам. Вакытлары шундый иде - без тыйнак кына язылыштык, ул вакытта артык купшылык юк иде, никахны теркәү вакытында хәтта балдак-лар да алыша алмадык. Әмма без болай да бәхетле идек. Аннан туйга туганнарның кыш көнендә машинаның ачык арбасында шәлләргә, толыпларга  уралып килүләре бик исемдә калган. Буран чыкты,ул вакытта бураннар бик көчле булып, әллә ничә көнгә сузыла иде. Кайтыр юлга чыккан кодалар кире борылып кереп, ике көн кунак булдылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: