Зәй офыклары

Мәктәп шәфкать туташы эше бик мөһим

"Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" проектын дәвам итеп чираттагы язманы тәкъдим итәбез.

 

Раиса Ивановна Князева – 7нче мәктәптә шәфкать туташы булып эшли. Болар - төрле авыруларны кисәтүне исәпкә алып, мәктәп укучыларының сәламәтлеген мониторинглау, санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен контрольдә тоту, тукландыру торышын күзәтү.  Әлбәттә, беренче ярдәм күрсәтү. Кирәк булганда баланы тар белгечкә поликлиникага кабул итүгә җибәрү. Болар белән беррәттән көн саен һәр баланы тикшереп, тән температурасын үлчәү, мәктәпкә килүче-китүчеләрнең битлек режимын үтәве дә карала.

-         Мәктәп шәфкать туташы эше бик мөһим - ул көн буе балалар янәшәсендә булган медицина хезмәткәре. Ул үз эшен ни дәрәҗәдә оста башкарса, балаларның сәламәтлеге шулкадәр контроль астында.  Пандемия шартларында бу бурыч катлаулана, әмма Раиса Ивановна үз вазифаларын уңышлы башкара, - ди мәктәп директоры Игорь Биканов.

Керү юлында барлык укучыларның тән температурасын тикшерәләр, кулларын  антисептиклар белән эшкәртәләр. Моннан тыш, Раиса Ивановна мәктәпнең чисталыгын күзәтеп тора, бинада санитария торышын, температура битлек режимын контрольдә тота. Раиса Ивановна башкарган башка эшләр дә күп, болар - укучыларның сәламәтлеге, прививкалар турындагы мәгълүматларны поликлиникага тапшыру турындагы хисапларга бәйле, башка кәгазь эшләре.

-         Мәктәп шәфкать туташы эше бик кирәкле һәм мөһим. Раиса Ивановна - авырып киткәндә укучылар мөрәҗәгать иткән беренче кеше. Балаларыбызны кайгыртып торган өчен без аңа бик рәхмәтлебез. ОРВИ һәм башка сезонлы авырулар таралган вакытта нинди кисәтү чаралары алып барылырга тиешлеге турында да сөйли ул безгә, - ди беренче сыйныф укучысы Есения Чернованың әнисе Эльвира Демьяновна.

Ә сез бу киеренке вируслы авыруларга каршы көндәлек тормышта нинди чаралар күрәсез? Фикерләрегезне языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: