Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мәктәп укучыларын «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

Мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының төп проектларыннан берсе булып тора.

«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы 12 тематик юнәлеш буенча үткәрелә. Алар - яңа медиа («Төп нәрсә турында сөйлә!» ), сәнгать һәм иҗат («Иҗат ит!»), экология («Табигатьне сакла!»), яшәү мохите («Тирә-юньдәге дөньяны үзгәрт!»), сәламәт яшәү рәвеше («Сәламәт бул!» ), фән («Киләчәкне булдыр!» ), технологияләр («Яңалык ач!»), игелеклелек («Игелек кыл!»), сәяхәт һәм туризм («Россия белән таныш!»), Тарихи хәтер («Хәтер!»), эшкуарлык («Эшлә!»), ватанпәрварлык («Ватанга хезмәт ит!»).

Конкурста җиңүчеләр өчен  бүләкләр дә каралган.

300 X сыйныф укучыcы һәм 150 урта махсус һөнәри уку йортыларының  3-4 курс студентлары конкурста җиңсә 1әр миллион сум акча алачак.

300 VII-IX сыйныф укучысы һәм 150 1-2 курс студентлары 200әр мең сум акча алачак.

V-VII сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр «Большая перемена» поездында Мәскәүдән Владивостокка кадәр барып һәм кире кайтыр өчен «хыял сәяхәте»н отачаклар.

Югары уку йортына кергәндә портфолиога өстәмә баллар бирелә. Ә конкурсның финалы «Артек»та узачак.

 Җиңүчеләр тәрбияләгән өлкән сыйныф укучылары һәм студентларның  остазлары - 150шәр мең, V-VII сыйныф укучыларның остазлары -100әр мең сум отачак.

Төп һәм өстәмә белем бирү буенча иң яхшы 30 белем бирү оешмасы һәм 20 урта һөнәри белем бирү оешмасы икешәр миллион сум акча алачак.

Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә кирәк: https://bolshayaperemena.online/

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев