Зәй офыклары

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"

Яңа уку елы башланырга да озак вакыт калмады. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү хәстәрен күрү мәшәкатьләре турында уйлый. Ел саен Зәй районында оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләүгә ярдәм итәргә теләгән зәйлеләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашып, акчалата ярдәм туплый. Быел да әлеге акция бара....

Яңа уку елы башланырга да озак вакыт калмады. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү хәстәрен күрү мәшәкатьләре турында уйлый. Ел саен Зәй районында оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләүгә ярдәм итәргә теләгән зәйлеләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашып, акчалата ярдәм туплый. Быел да әлеге акция бара. Бүген "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында җыелган акчалардан беренче төркем балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк ителде. Булачак беренчеләр өчен күркәм тантаналы чара "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә үтте. Социаль яклау идарәсе белгечләре, социаль педагоглар әзерләгән уен-тамашалар балалар өчен белем иленә юл алуда беренче зур бәйрәм булды. Район авылларыннан чакырылган 32 булачак беренче сыйныф укучысы башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов кулыннан матур сумкалар алды.

- Быелгы уку елында безнең район территориясендә 29 мәктәп төзекләндерелгән, белем алу өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган халәттә балаларны кабул итәчәк. Соңгы унбер елда беренче тапкыр районда беренче сыйныфка 580 бала керә. Балалар саны кими бару сәбәпле, без мондый күләмдә сабыйларны мәктәпкә кабул итүне оныта да башлаган идек. Киләчәгебез булган яшь буын сафының шулай ил җитәкчеләре сәясәте нигезендә арта баруына сөенәбез. Балаларыбыз күпләп килеп мәктәпләребездә, башка өстәмә белем йортларында укысын, шөгыльләнсен өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Алардан файдаланырга, ныклы алмашчылар булып үсәргә кирәк, - диде район җитәкчесе, әти-әниләргә, балаларга мөрәҗәгать итеп.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә килгәндә, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина белдерүенчә, быел мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкаларны аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 112 бала алачак. Шуларның 32се - авыл җирлекләрендә яшәүче. Алар инде менә бүләкле булды, алга таба шәһәр җирендә яшәүче 80 балага бирү тантаналары оештырылачак.

Әлеге бүләкнең мөһимлеге турында ата-аналар фикерен дә тыңладык. Мәсәлән, Ал. Бистәсеннән Миннегөл һәм Валера Катаевлар оныгы Степанны тәрбиялиләр. Кызлары үлеп китү сәбәпле, оныкны тәрбиягә алган пенсия яшендәге кешеләргә әлбәттә, баланы мәктәпкә әзерләү җиңел түгел. Пенсия вакыты җиткәнне көтеп, аны баланы мәктәпкә әзерләүгә дип тәгаенләп торабыз, азмы-күпме ярдәм оештырылу бер дә комачауламый, ди Миннегөл ханым. Ә Иске Тәкмәктән Анна Акутина улы Дмитрийны ялгызы тәрбияли, ул да бүләкне сөенеп кабул итүен әйтә. Гүлкин авылыннан күпбалалы гаиләдән Святослав Капитонов та бүләкне алгач сыпырып куйды. 4 балалы гаиләдә Святослав - төпчек бала, ә аннан өлкәннәр - өчәү.

- Мәктәп яшендәге балаларыбыз өчәү, шуңа да аларны мәктәпкә әзерләү өчен август азагына мөмкинлекләрне барлап, алдан әзерләнеп торабыз. Бер баланы, әле иң кирәклеләрен генә алып, мәктәпкә хәстәрләгәндә генә дә 15 мең чамасы акча кирәк. Ә беренче сыйныфка барганда баланы өр-яңа әйберләр белән хәтерендә матур итеп калырлык итеп әзерлисе килә. Шуңа да яңа сумкага шатбыз, - ди әни кеше Елена Капитонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: