Зәй офыклары

Мәлемдә – Кече авыл көне

25 сентябрьдә район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре чираттагы Кече авыл көнен Керәшен Мәлеме авылында үткәрде.

Аны Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин ачты. Капка төбендә үткән бәйрәмдә өлкәннәр  яшь чакларын искә төшерде, хатирәләре белән уртаклашты. Бу көнне туган көннәрен билгеләп үтүче Фекла Юдина, Леонид һәм Анна Мухановларга махсус  җырлар башкарылды. Шундый кояшлы матур  көнне бәйрәм оештырып, күңелләребезне күтәрдегез,  дип безне авыл халкы  озатып калды.

 

Сирена Хөснетдинова, автоклуб мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: