Зәй офыклары

Мәлемлеләр сәләтле

Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре нинди генә кунак килсә дә, аларны «Әллүки» фольк-лор ансамбленең дәртле чыгышлары белән каршы ала. Шунысы игътибарга лаек, коллектив җыр башкару белән беррәттән, нинди дә булса кулдан ясалган уен коралында, көнкүреш кирәк-ярагында уйный. Алар - кер югыч такта, самавыр торбасы, агач кашык, дисеңме... Әлеге үзешчәннәргә ияреп биисе, җырлыйсы килә хәтта.

- Эшебезнең нәтиҗәсе бар,  өлкәннәр белән  Наил Гаетбаевның  «Аты барның дәрте бар», балалар белән  Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкияте уңышлы узды. Яшьләребез исә «Мәдәният  – Россиянең яшьлеге» район фестивале җиңүчесе булды,  коллективыбыз “Кар шәһәрчеге” бәйгесендә җиңү яулады. Тулаем  алганда, коллектив “Авыл клублары” республика бәйгесенең төбәк турында район данын яклады,  -  ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.  
Бу - олысы-кечесенең  төрле берләшмәләрдә шөгыльләнү нәтиҗәсе. Бернәрсә дә тырышлык куймыйча булмый, билгеле.
-Мәдәният хезмәткәрләре сәләтле балаларны күреп алып, аларның булган талантларын  үстерергә тырыша. Шуңа алар мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып бара, - ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева.
Мәдәният йортында балалар өчен дүрт берләшмә эшли: ”Мирас”, ”Шомбай”, “Күңелле карандаш”, ”Ял көне” клубларына йөрүче балалар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелә һәм алар  бәйгеләрдә катнашалар.
“Балкыш” театр түгәрәгенең иярчене булган “Шомбай”га йөрүче балалар Зәйдә Муса Җәлилне искә алу кичәсендә уңышлы чыгыш ясады,“Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә “Конферанс” номинациясендә,  “Синең сәламәтлегең - якыннарыңның бәхете” район фестивалендә “Саулык - иң зур байлык” дигән   чыгыш белән II урын алдылар. Быел “Шомбай” театры белән “Иделкәем” бәйгесендә катнашырга ниятлибез, ди Лилия Сибгатуллина.
  “Мирас” клубына йөрүче балалар авыл тарихы, аның табигате, топонимикасын  өйрәнә, нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен материаллар туплый.  “Шомбай” клубы белән берлектә “Туган якның мәдәнияте һәм йолалары” район фестивалендә “Йомырка тәгәрәтү” йоласы тәкъдим ителде.
  Җәен   “Шаяннар” клуб алды лагере эшләде. Лагерь программасына уен, күңел ачу, викторина, бәйге кебек формалар белән бергә спорт, патриотик, танып белүгә юнәлтелгән төрле бәйрәмнәр, кичәләр кертелгән иде.  “Әбиемә күчтәнәч” чарасына әзерләнгәндә балалар дару үләннәре җыеп, соңыннан аларны  киптереп, матур янчыкларга тутырып, әбиләренә бүләк иттеләр.
Мәдәният йортының горурлыгы булган  “Җиңгәчәй” хатын-кызлар һәм  “Рамай” ирләр вокаль ансамбльләре катнашыннан башка Мәлемдә бер  чара да  узмый. ”Рамай” ансамбле “Авылым җырлый” һәм “Зәй бизәкләре” фестивальләрендә ике ел рәттән  җиңү яулады.
Авыл халкын клубка тарту буенча проб-лемалар да юк түгел.
-Халыкны телевизор, интернеттан  аерып, мәдәният йортына тарту өчен һәрдаим ниндидер отышлы алымнар уйларга кирәк.  Төрле кызыклы чаралар үткәреп, ял сәгатьләрен төрләндерергә тырышабыз, һәр бәйрәмгә үзенчәлек, яңалыклар кертәбез. Сабантуйда “Мәлем гүзәле”, “Мәлем гармунчысы”, ”Мәлем чәкчәге” бәйгеләре, ”Аксакаллар парады” үткәрдек, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина.
Коллектив районда узучы чараларда да актив катнаша: “Ялчыгол укулары” республика конференциясендә, танылган шәхесләребез Рабит Батулла, профессор Хатыйп Миңнегуловларның юбилей кичәләрендә театрлаштырылган тамашалар күрсәттеләр.
Һәр җирлекнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар.  “Галиҗәнап авыл хатыны”, “Уйнат, Мәлем, гармуныңны”  бәйрәмнәре уздыру  Мәлемдә гадәткә әйләнеп бара.
Мәлемлеләр  “Гаилә” проекты буенча эш башлаган, шушы темага грант отарга да җыеналар. Бу проект үз эченә күптөрле эшчәнлекне ала: ”Мирас” клубына йөрүче балалар “Нәселемнең мәшһүр кешеләре”, “Илем биографиясендә безнең нәсел юллары”, ”Гомерле гаиләләр”  кебек темалар астында эш башкара. “Күңелле карандаш” клубында шөгыльләнүчеләр дә читтә калмый. “Ветеран” клубына йөрүчеләр нәсел шәҗәрәләрен ачыклау өстендә эшли. “Яфрак булып ярыл киләчәккә, тамыр булып сузыл үткәнгә” дигән шәҗәрә бәйрәме үткәрделәр. Гаилә кыйммәтләрен саклау максатыннан “Апа-сеңел”, ”Бер нигез баҗалары”, көмеш туйларын билгеләп үтүчеләр белән “Бергә - гомергә”, “Дәү әниле җәй” дигән бәйрәмнәр уздырылган.
Шул рәвешле, мәлемлеләр мәдәни тормыш белән кайнап, яшүсмерләрне тайгак юлдан    саклый, авылдашларын бераз оныттырып, бәхетле мизгелләр бүләк итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: