Зәй офыклары

Мәлемнең «Илһамы»

Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.

Безнең  Югары Мәлем  авылы халкы элек-электән эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган.Гасыйм абый  Талипов – шундый шәхесләрнең берсе.
Ул Мәлемнең яшел чирәмле болыннарында тәгәрәп, челтерәп аккан инешендә балык тотып үсә, ямьле Сабантуйларында, кичке уеннарда җырлап-биеп яшьлеге үтә.  Армия хезмәтен тутырып кайткач кичке мәктәптә укыганда математика укытучысына гашыйк булып, аның белән тормыш корып җибәрәләр. Азия апа Гасыйм абыйны математикадан шул хәтле яхшы укыта ки, аны башта бригадир, аннары  учетчик, соңыннан колхозга хисапчы итеп куялар. Бу эшләр күңеленә хуш килеп бетмәгәндерме, язмышына шулай язылганмы, 43 ел хезмәт стажының 28 елы  сәүдә өлкәсендә үтә Гасыйм абыйның. Сатучы булып эшли башлагач, халыкка хезмәт күрсәтүдән, кешеләрнең кәефен күтәрә белүдән ямь таба ул. Тырыш хезмәтен югары бәялиләр  аның.  Хезмәте өчен Татпотребсоюз, СССР Югары Советы президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Күкрәгендә “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесен йөртә.
Талиповлар гаиләсе – Мәлемнең  үрнәк гаиләсе. Бу гаиләдә әти-әни дә, балалары-оныклары да тырыш хезмәт куеп, җәмәгать эшләрендә кайный, сәхнә, сәнгать “җене” кагылган аларга, авыл өчен янып яшиләр.
Гасыйм абый хезмәттә генә түгел, үзешчән сәнгатьтә дә беренче була. Авыл сәхнәсендә куелган спектакльләрдә бик теләп катнаша. Җырчы-солист буларак бик күп бәйгеләрдә катнаша һәм һәрвакыт җиңүче дипломы белән кайта. Районда узган “Татар моңы” бәйгесенең беренче лауреаты да була ул, аның чыгышын Казан тамашачысы да алкышларга күмә. Авылыбызның гына түгел, районыбызның Илһамы дип йөртәләр аны. Мәдәният йортында Гасыйм абыйдан  башка үткән чара бик аздыр. Хәзер дә ул мәдәният йортында узган чараларны үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән бизи. Гасыйм абый бу чараларга вакыт үткәрергә, күңел ачарга гына йөрми, аның өчен ул катнашкан һәр концерт, һәр кичә, һәр спектакль – мөһим, җаваплы эш. Ул репертуарны энә күзеннән чыгарып сайлар, әзерлексез   сәхнәгә чыкмас, репетицияләргә беркайчан  соңга калмас, кыскасы, ышанычлы кеше.
Җырчы һөнәрен сайлаган булса, Гасыйм абый Талипов мактаулы исемнәрне әллә кайчан алган булыр иде инде. Бүгенгә көндә без аны авылыбызның “Атказанган артисты” дип, чып-чын халык артисты дип саныйбыз.
Миләүшә Хәйруллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: