Зәй офыклары

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Развивайка” клубы эшли

Инвалид балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, әлбәттә. Киләчәктә сабыен аякка бастыру, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү, тормышка яраклаштыру өчен күп көч һәм зур сабырлык таләп ителгәнен һәркем яхшы аңлый.

Тик ничек кенә булмасын, ата-ана үз тормышын корбан итеп, бөтен гомерен нарасыена, аны сәламәтләндерүгә юнәлтергә тырыша. Мондый гаиләләргә аеруча ярдәм кирәк. Иң мөһиме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гадәти балалар булуын, башкалар кебек үк аралашырга, уйнарга һәм иҗат белән шөгыльләнергә яратуларын аңлый белергә кирәк.
Нәкъ менә шул максат белән “Шатлык” халыкка  социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә "Развивайка" клубы ачылды. Клубның төп юнәлеше  музыкаль һәм әкият терапиясе, рәсем ясау, пластилиннан һәм камырдан  әвәләү  һәм арт-терапиянең башка ысулларына юнәлдерелгән. Чараларда шәһәр мәдәният йорты курчак театрының да  катнашуы балаларга һәм аларның әти-әниләренә тагын да уңай эмоцияләр өсти. Театр терапиясе үз-үзеңне башкалар янында иркен тотарга, оялчанлыктан арынырга, шулай ук социаль күнекмәләр үсешенә ярдәм итә.
Ә иң мөһиме – дәресләрдә бөтен гаилә катнаша. Бала өчен пластилиннан рәсем яки фигура ясап, спектакль тудыру шатлыклы хисләр тудыра. Ә инде әти-әнисе белән бергә шөгыльләнә алу мөмкинлеге аеруча сөенечле. Уртак иҗат-ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуның иң яхшы ысулы.
Юлия Верхотурцева,  «Шатлык» үзәге  психологы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: