Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мөнир Туктаров: Аңлашып эшләүгә ни җитә!

Бүген – Җирле үзидарә көне.

Югары Пәнәче авыл җирлеге Советына Мөнир Туктаров эшкә  килүгә, мең төрле эш-мәшәкатькә чума. Кәгазь, документация эше, халыкны кабул итүләр, район үзәгенә җыелыш-утырышларга бару дисеңме... Җирлек башлыгы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе  булып  халык мәнфәгатен кайгырту тора. Ә әлеге җирлеккә биш - Югары Пәнәче, Урта Пәнәче, Түбән Пәнәче, Бура-Киртә, Алмалы авыллары керә. Җирлек башлыгына әлеге авылларда яшәүчеләр тормыш-көнкүреше, иминлеге өчен җавап бирергә, алар мәнфәгате сагында торырга туры килә. Моның өчен  законнарны яхшы белү, җитәкчеләр һәм авылдашларың арасында сүзең үтемле булу кирәк. Мөнир Туктаровның  бу җәһәттән осталыгы, эш тәҗрибәсе җитәрлек. Аның җирлек башлыгы  булып эшли башлавына  36 ел вакыт узып киткән. Мөнир Хәбибуллович   район-республикада үз эшенең остасы булып танылды, хөрмәт казанды. 

- Элек халык тыныч иде, хәзер исә таләпчән, аңлашылмаган мизгелләр була. Без моны аңлар һәм хәл итәр өчен куелган кешеләр бит, - ди Мөнир Туктаров.

Мөнир Хәбибуллович җирлек, аның халкы өчен җан атып яши. Тумышы белән дә ул әлеге җирлеккә караган Бура-Киртә авылыннан ул. Җирлек халкы нәсел-нәсәбен, проблемаларын үтә яхшы белеп эш итә. Тылы да нык аның, тормыш иптәше һәр эшендә фикердәш. 

  Югары Пәнәче – программалардан кыю файдаланучы җирлекләрдән. Республика Президенты программасы кысаларында  Бура-Киртә һәм Югары Пәнәчедә күпфункцияле үзәк – клуб төзелде. Биредә үк китапханәләр  урын алды. Әлеге биналарда барлык уңайлыклар бар: җылы, халык яратып йөри. 2015 елда  Бура-Киртәдә исә модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, элеккесе иске агач бинада иде.

Җирлектә халык мәшгульлеге - көнүзәк мәсьәлә. Югары Пәнәче - районда иң күп фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклы җирлекләрнең берсе. Алай гына да түгел, биредә иң беренчеләрдән булып эшмәкәрлек эшчәнлеге башланды. Бу җирлеккә караган авылларның Чаллы юлы өстендә булуына бәйледер. Җирлек эшмәкәрләре эшчәнлекләрен җәелдерә бара. Бүгенге көндә биредә 12 шәхси эшмәкәр теркәлгән, шуның 9ы - крестьян-фермер хуҗалыгы. Икесе - игенчелек, калганнары  кошчылык белән шөгыльләнә. Туризм өлкәсендә үзен сынаучы эшмәкәр дә әлеге җирлектән: Зөлфәт Мәрдамшин хәзер атлар белән бергә авыл туризмын үстерә. “Агростартап” проекты буенча кошчылык юнәлешендә Чулпан Мартемьянова һәм Михаил Мартемьянов грант отты.   

-Фермер хуҗалыклары белән аңлашып эшлибез, кыш көне юллар чистартуда, җәй айларында чүп үләннәре чабуда, янгынга каршы тагылма су мичкәләрен тотуда, бәйрәмнәр уздыруда алар ярдәменә таянабыз, - ди Мөнир Туктаров.

Халык иминлеген тәэмин итү - җирле үзидарә органнарының төп бурычы. Әлеге эшчәнлекнең бер юнәлеше - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бу юнәлештә дә җирлек актив эш алып бара.

Үзара салым программасы буенча җирлек шактый кирәкле эш башкарырга өлгергән. Программаның кирәкле икәнен аңлаган, аны хуплаучыларга рәхмәтлемен, ди Мөнир Туктаров.

Аңлашып, иңгә иң торып эшләүгә ни җитә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев