Зәй офыклары

"Мобильник” операциясе башланды

Республикада 3-31 августта "Мобильник" профилактик операциясе уза.

Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт хуҗаларының телефоннан файдалану белән бәйле кагыйдә бозуларына зур игътибар бирәчәк.
- Машинада яки башка транспортта руль артында телефоннан сөйләшеп баручылар еш очрый. Бу юл-транспорт һәлакәтләренә, төрле күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Чөнки руль артында телефоннан сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, төрле программаларга керү, уеннар машина йөртүченең игътибарын үзенә җәлеп итә. Шул сәбәпле, машина йөртүче юлдагы ситуацияне күз уңыннан ычкындыра һәм авария китереп чыгара, – ди ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
“Мобильник” чарасының төп максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау, транспортта телефоннан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәүгә ирешү. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә РФ Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә 1500 сум административ штраф салына.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: