Яңалыклар

Мошенниклар акча “эшли”

Шәһәр-районда мошенниклар кармагына эләгүчеләр кимеми. Атна саен диярлек берничә кеше бер белмәгән затлар счетына акчаларын күчерәләр.

34 яшьлек бер хатын-кыз интернет челтәрендәге сайттан машина сатып алу белдерүе буенча алданып, билгесез бер мошенникның  счетына 5000 сум акчасын күчерә.

Икенче берәү шундый ук юл белән  алдана. Ул машина сатып алам дип берәүнең счетына 12000 сум акчасын күчергән. 

50 яшьлек ир-ат сайтта урнаштырылган игълан буенча машина запас частьләре сатып алырга уйлый, әмма мошенниклар элмәгенә эләгә. Сатучы аны счетына 20000 сум акча күчерергә күндерә. Нәтиҗәдә – акча да юк, запас частьләр дә юк.

63 яшьлек бер хатын- кыз балигъ булмаган оныгының “Одноклассники” сайты аша алдануын хәбәр итә. Билгесез берәү яшүсмергә аккаунтының блокировкасын алу өчен 6900 сум акча күчерүне сорый. Яшүсмер шулай эшли дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мошенниклар акча “эшли”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар