Зәй офыклары

Мошенниклар тик ятмый

Әлмәттә тиз ышанучан кешеләрне алдау юлы белән акча үзләштерүче бер мошенник барлыкка килгән. Ул пенсионер бабайның һәм әбинең өйдә сакланучы һәм кассада булган барлык акчаларын үзләштереп, алмашка очсызлы пычак, кәстрүлләр калдырып киткән. Өлкәннәргә килгән зыян 55 мең сум белән исәпләнә. Бу күңелсез вакыйгада шунысы куанычлы, эксперт-криминалистлар өйдә калган бармак эзләре...

Әлмәттә тиз ышанучан кешеләрне алдау юлы белән акча үзләштерүче бер мошенник барлыкка килгән. Ул пенсионер бабайның һәм әбинең өйдә сакланучы һәм кассада булган барлык акчаларын үзләштереп, алмашка очсызлы пычак, кәстрүлләр калдырып киткән. Өлкәннәргә килгән зыян 55 мең сум белән исәпләнә. Бу күңелсез вакыйгада шунысы куанычлы, эксперт-криминалистлар өйдә калган бармак эзләре буенча җинаятьченең кем булуын ачыклаганнар. Ул Самара өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек чегән булып чыга, әлегә аны эзләү бара. Зәйлеләрнең дә мондый мошенниклар корбаннары булудан сакланулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: