Зәй офыклары

Мошенниклар Зәйнең ике хатын-кызыннан 6615 һәм 50 мең сум акчасын урлаган

Район территориясендә интернет челтәре һәм кәрәзле телефон аша “дистанцион мошенниклык” очраклары кабатланып тора. Узган атнада эчке эшләр бүлегенә шундый ике хәбәр кергән.

28 ноябрьдә бүлеккә шәһәрдә яшәүче 47 яшьлек  хатын-кыз мөрәҗәгать итә.  “Вконтакте” социаль челтәрендә туганының “ватылган” аккаунты аша аның белән билгесез кеше языша һәм саклык банкының интернет сайты аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен  түләгәндә аерым ташламалар булуы турында ялган мәгълүмат бирә. Шуннан соң әлеге хатын-кызны банк картасының реквизитларын җибәререгә күндерә һәм  картадан 6615 сум акча урлана.
30 ноябрьдә  Зәйдә яшәүче 53 яшьлек хатын-кызга  билгесез кеше үзен банк хезмәткәре дип атап шалтырата. Ул акча күчергәндә ялгыш операция ясалды дип, аны төзәтергә кирәклеген аңлата. Шуннан соң әлеге хатын-кызның картасыннан 50 мең сум акчасы югала.  
Бүгенге көндә әлеге җинаятьләрне кылучыларны ачыклау буенча оператив эзләү эшләре алып барыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: