Зәй офыклары

Мошенникларга ышанып, ике зәйле акчаларыннан колак каккан

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның июль аенда мошенниклар кармагына эләгүче зәйлеләр шактый булган. Һәрдаим кисәтеп торуларга карамастан, зәйлеләр һаман мошенниклар кармагына эләгә тора. Шундый кайбер очракларга тукталыйк.

Экстрасенсларга ышанган
Июль башында Зәйдә яшәүче 70 яшьлек ир-атка бер яшь ханым шалтыраткан. Ул үзен Романова Светлана Викторовна дип таныштырган  һәм  Мәскәү шәһәре прокуратурасы хезмәткәре булуын белдергән. Ул ир-атка  Мәскәү банкының  кабул итү бүлмәсенә финансчы Тарасова Ирина Сергеевнага мөрәҗәгать итәргә кушкан, шулай ук Басман  судыннан  уведомление алырга кирәклеген, аны алу өчен документның номерын да  әйткән.  Мондый шалтыратудан соң, өлкән яшьтәге ир берничә көн рәттән Ирина Сергеевнаның телефон номерына шалтыраткан. Аңа, бу кабул итү бүлмәсе, сезгә ул  үзе шалтыратыр, дип хәбәр итәләр. Тиздән хатын-кыз  аңа шалтырата. Әмма  ир-ат  телефоннан әйткәннәрне аңлап җиткерми, хәтерендә калдырмый.
Соңрак, ир-ат үз гаиләсе белән урманда, җиләктә  булганда, аңа янә Ирина Сергеевна шалтыратып, Бобров Олег Анатольевич исеменә 26 400 сум акча күчерергә тиешлеген хәбәр итә. Ирина Сергеевна ни өчен акчаны бу  ир-ат күчерергә тиешлеген аңлатып та тормый.  Шалтыратудан  соң, ир кеше  Зәйгә  кайткач, тиешле сумманы күчереп тә куя.
Аерылышканнан соң, язмышын белергә теләгән
 Зәйдә яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз өйдә телевизор карап утырганда, экранда ике экстрасенс чыгышын күрә. Алар киләчәкне фаразларга һәм иң катлаулы тормыш хәлләрен ачыкларга вәгъдә бирәләр. Хатын күптән түгел ире белән аерылышкан була һәм экстрасенслар ярдәмендә киләчәген күзаллыйсы килә. Моның өчен ул экранда күрсәтелгән телефон номерлары буенча шалтырата. Аңа ир-ат җавап бирә. Ул үзен Владислав Валерьевич дип таныштыра, экстрасенсларның ярдәмчесе булуын  булуын әйтә. Ханым хәлне аңлата,  Владислав  исә аның сүзләрен экстрасенсларга  җиткерәчәген әйтә.
Бераздан Владислав  шалтыратып,  хатын-кызның  улына  үлем куркынычы янавын әйтә. Аны коткару өчен (ашыгыч ритуал үткәрү) 18000 сум акча кирәклеген белдерә. Ханым  кирәкле сумманы Владислав  әйткән  счетка күчерә.  
Икенче көнне яңа  шалтырату була,  Владислав хатын-кызны экстрасенслар белән тоташтыра. Экстрасенсларга киләсе ритуалны  уздыру өчен 104 000 сумлык кристалл арендаларга кирәклеген әйтәләр. Зур сумманы ханым энесеннән алып тора. Икенче көнне хатын-кызга Владислав  янә шалтырата һәм аңа оберег сатып алырга тәкъдим итә. Бу мизгелдә ханым аны алдауларын аңлый һәм аңа элегрәк күчергән сумманы кире кайтаруларын таләп итә. Вячеслав аңа  син безгә рәхмәт әйтер урынга  шулай дисең, экстрасенслар  синең өчен  кыйммәтле вакытларын  сарыф иттеләр, ди. Шуннан соң хатын-кыз мошенниклар белән аралашмый башлый.
-Шушы һәм башка материаллар буенча район эчке эшләр бүлеге  «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатты, - диде эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы урынбасары Елена Перцева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: