Зәй офыклары

Мотоциклда бәрелеп үлгән

Республика ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте 21 апрель төнендә Түбән Кама шәһәрендә мотоциклчы катнашында юл һәлакәте булуы турында хәбәр итә. Юл чатында "ВАЗ-2112" автомобилен йөртүче, мотоциклчыга юл бирмичә, аны бәрдерә. Нәтиҗәдә 23 яшьлек мотоцикл йөртүчесе һәлакәт урынында һәлак була. Аның мототранспорт белән идарә итүгә хокукы булмый. 2014 ел дәвамында Татарстан юлларында...

Республика ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте 21 апрель төнендә Түбән Кама шәһәрендә мотоциклчы катнашында юл һәлакәте булуы турында хәбәр итә. Юл чатында "ВАЗ-2112" автомобилен йөртүче, мотоциклчыга юл бирмичә, аны бәрдерә. Нәтиҗәдә 23 яшьлек мотоцикл йөртүчесе һәлакәт урынында һәлак була. Аның мототранспорт белән идарә итүгә хокукы булмый.

2014 ел дәвамында Татарстан юлларында мототранспорт белән бәйле 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше үлгән, 32се җәрәхәтләнгән.ЮХИДИ хезмәткәрләре мототранспортның юлда аеруча куркыныч транспорт чарасы булуын искәртә, кискен хәрәкәтләр ясап йөрүдән тыелуга, 18 яше тулганнарга мотоцикл йөртү өчен "А" категориясенә уку кирәклегенә басым ясый. Хәрәкәт вакытында мотошлем кию таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: