Яңалыклар

Мәрҗаниле, Ялчыголлы халыктан без...

Агыла вакыт дәрьясы. Тик аның кайбер мизгелләре - татар халкы өчен сыналу, сыгылдыру ул, телебезнең типкәләнгән, каршылыклы дәһри көннәре.

Ул чор  аеруча XVI  гасырдан соң куәтләнде.  Татар халкы милли дәүләтчелеген югалтканнан соң, аяусыз эзәрлекләүләргә дучар  булды, ничек кенә булмасын, ул үзенең милли асылын, динен, энҗе-мәрҗәннәргә тиң,  сыгылмалы, матур яңгырашлы татар телен, моңын саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килде. Бу эш-гамәлләрнең үзәгендә, билгеле,  халкыбызның Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Ялчыгол кебек тырыш уллары,  зыялылары тора. Совет чорында тулы бер буынга   бу турыда сүз булмады, үзгәртеп кору елларыннан соң әлеге каһарманнар исеме халыкка кайта, алар исеме мәңгеләштерелә. Шунысы игътибарга лаек, татар телен ныклап яклаучы булып танылган мәшһүр татар  Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел уңаеннан  җөмһүриятебездә быелгы ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан  Мәрҗани елы шигаре астында уза. 

Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.блар.  Ул шәхеснең, халыкның тулы канлы яшәешен яклый, рухи һәм иҗтимагый тормышта әдәбият, музыка, гомумән, сәнгатнең әһәмиятен искәртә. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Шиһабетдин Мәрҗани, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Ул гомеренең ахырына кадәр  руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Милләт җанлы Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим, рус телен өйрәнүне хупласа да, татар телендә рус сүзләрен куллануга каршы була, мөселман һәм татар милли традицияләрен саклауга зур әһәмият бирә.

-Мәрҗани татар халкында милли үзаң үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф-гадәт, милли тел дип әйтеп калдыра ул. Алай гына да түгел, милли җанатар  татарның үзаңын үстерүдә, татар мәнфәгате өчен җан атып йөрүчеләр тәрбияләүдә остаз да була. Нәкъ менә шуңа күрә аның исеме татар дөньясында мактаулы һәм мөхтәрәм, - ди  якташыбыз профессор, академик Хатыйп Миннегулов.

Республикада Мәрҗани елы уңаеннан күп төрле чаралар тәгаенләнеп, алар старт алды инде. Аның турында фильм эшләнә, һәйкәл куелачак, хезмәтләре өйрәнелеп, алар кабаттан чыгарылачак.  Зәйдә дә әлеге уңайдан күп төрле чаралар планлаштырыла. Үзәк китапханәдә мәгърифәтченең татар халкының дини, рухи үсешенә өлеш керткән иҗаты, аның турында басма-язмалар  буенча китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр уза. Ялчыгол скверы,  Ялчыгол музеенда, мәктәпләрдә һ.б учреждениеләрдә Мәрҗанигә багышланган мавыктыргыч кичәләр узачак. Чираттагы “Ялчыгол укулары”нда, укучылар конференцияләрендә, Ялчыголга кагылышлы яңа мәгълүматлар ачылу белән беррәттән,  ел шәхесе Мәрҗанинең тормыш юлы, эшчәнлегенә, башкарган хезмәтләренә тукталып, татар тарихы битләрендә аның мәшһүр шәхес буларак  олы эз калдырганлыгы бәян ителәчәк. Якташ язучы дин галиме, мәгърифәтче Ялчыголның  Мәрҗаниләр рәтендә булуы - зәйлеләр өчен горурлык. Аның тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча язылган китаплары булганлыгы билгеле. Ялчыголның "Рисаләи Газизә"се - әдәбиятны, динне, телне, мәгарифне, гыйлем тарихын тикшерүдә чыганак хәтта.  Аны үзләштерү әхлаклылыкка, хәтерләр дәвамчылылыгына өйрәтә. Шунысы  игътибарга лаек, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Риза Фәхретдинов кебек мәшһүр галимнәр Ялчыголның иҗатына һәм тормыш юлына  мөрәҗәгать иткәннәр.  Кызыклы бай тарихлы нәсел-нәсәбен, шәҗәрәсен гәүдәләндергән “Тәварихы Болгария” әсәре  шул чор язучылары тарафыннан күтәреп алына. “Сөбәтел-гаҗизин” әсәре исә аеруча  югары бәяләнә, аның шәрехләре дә юк түгел. Шиһабетдин Мәрҗанинең исә Ялчыгол иҗаты буенча әйтелгән аерым фикерләре дә бар. Әлеге ике шәхеснең ниндидер охшаш яклары бар.  Алар һәр икесе берничә тел, шәрык рухи кыйммәтен, мәдәниятен яхшы  белгән, төрле тармакларда эшчәнлек алып барып, халыкны белемле һәм тәрбияле, динле итүгә үзләреннән зур өлеш керткән энциклопедик табигатьле шәхесләр,  ди Хатыйп Йосыпович.

Ялчыгол иҗаты шулай ук актуаль, дин галиме   хөрмәтләүгә лаек. Якташның  иҗатын, тарихи мирасын, тормыш юлын, нәселен өйрәнүчеләр, тарихчылар катнашында уза торган  “Ялчыгол укулары” язучының дини гыйльми мирасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, хезмәтләренең кыйммәтләрен ачу  максатында оештырылса, Ялчыгол укучылар конференцияләре яшь буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияли, якташ иҗаты, мирасына кызыксыну уята, эзләнү аша иҗат итүгә этәрә. Иң мөһиме  Ялчыгол иҗаты барланып (ул тулысынча ачылмаган), халык хәтеренә салына бара.

-Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дин галимнәре мирасын, алар эшчәнлеген белергә, өйрәнергә тиешбез, чөнки аларда актуаль, бүгенге вәзгыятькә туры килердәй мәсьәләләр күтәрелгән, - ди шундый чараларның берсендә катнашкан ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил Сәмигуллин.

Якташ исемен мәңге­ләштерү Татарстан Рес­пуб­ликасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Татар дин галимнәре елына муафыйк, ятышлы гамәл булды. Шәһәребез үзәгендә  Ялчыгол хөрмәтенә аның исемен йөрткән урам белән мәчет янәшәсендә, республиканың мәртәбәле кунаклары катнашында, Ялчыгол скверында истәлек билгесе урын алды. Хәзер әлеге сквер зәйлеләрнең яраткан урынына әверелде, биредә елның теләсә кайсы фасылында оештырылган китапханә чараларын олысы-кечесе көтеп ала, алар ничектер үтемлерәк, тәэсирлерәк, бер сулышта үтүчән,  диләр китапханәчеләр. Иске Зәй уку-укыту үзәгендә  Ялчыгол музее ачылу - үзе бер мәртәбә. Музей экспонатлар белән тулылана бара, анда Казанның Апанай мәчетендә укыту кулланмасы булып торган “Рисаләи Газизә” китабы ( ул 1906 елда Санкт-Петербургта иске имля белән “Домбровский” нәшриятында нәшер ителгән булган) һәм Ялчыголның Бохарадан мөхтәсиблек итү өчен алган таныклыгы –иҗазасе (аны музейга мөфти Камил Сәмигуллин Зәйгә уку-укыту үзәген ачырга килгәч тапшырган иде) урын алды. Шәкертләр арасында бер гасырдан артык кулдан кулга йөреп, тузып, саргаеп беткән китап (ул уку әсбабы булган ) белән иҗаза музейның тиңсез кадерле ядкарьләре. Сүз уңаеннан, “Рисаләи Газизә”ең беренче басмасы 1847 елда  Санкт-Петербургта, 1850 елда исә Казанда дөнья күрә, аннан ул  ел саен диярлек нәшер ителә. Аның аерым өлешләре “Иман” нәшриятында дөнья күрде, ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегулов тарафыннан әзерләнгән тулы басмасы 2001 елда нәшер ителде. Иҗазәгә килгәндә, Ялчыгол аны күп еллар укып, белем өстәп һәм имтихан биреп, белемнәрен сынап алган, ул мондый иҗазане башка мөхтәсипләргә бирә алу хокукына ия булган.

Мәрҗани елына әйләнеп кайтып,  дөньякүләм абруй казанган шәхес  исемен мәңгеләштерү зур тәрбияви  чара булып, алдагы буыннар өчен дә үтемле, кадерле ядкарь  булсын иде.

"Адәм баласы вафат булганнан соң да аңа барып тора торган гамәлләре һәм изгелекләре бар. Алар: халык арасына таратып калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас итеп калдырган Коръән-Кәрим нөсхәсе, бина кылган мәчете, мосафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт вакытында малыннан чыгарып биргән садакасы. Шул нәрсәләрнең савабы үзе артыннан һәмишә барып торыр", диелгән хәдисләр китабында.

Гыйлем тарату - шәкертләр укыту һәм халык файдаланырлык рәвештә китаплар язып калдыру ул, ә алар башында ватанпәрвәр Ялчыгол, Мәрҗаниләр тора.  Аларда татар рухы –телебез, динебез, мәдәниятебез саклана. Ялчыгол, Мәрҗаниләр  үт­кә­небез, бүгенгебез, ки­лә­чәгебез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәрҗаниле, Ялчыголлы халыктан без...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар