Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мөселман яшьләренең XII Бөтенроссия турнирында милли көрәштән Руслан Хәмидуллин бронза призер булды

Турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты.

4 апрельдә Чаллының «Витязь» спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Бөтенроссия турниры узды.

Турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты. Алар арасында бик күп спорт осталары, 1нче разрядлы спортчылар, мастерлыкка кандидат булучылар бар иде.  25 төбәктән, хәтта Төрекмәнстан вәкилләре, Карачаево-Черкесия, Чувашстан, Башкортстан, Удмуртия республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның 19 районыннан килүчеләр бар иде. Турнирда район көрәшчеләр командасы капитаны Руслан Хәмидуллин  бронза призер булды. Аның тренеры - Илсур  Зыятдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев