Зәй офыклары

Мөселманнар ифтар җыелмалары алды

Агымдагы елда бүгенге вазгыять белән бәйле рәвештә Рамазан ае башкачарак уза.

Мәчетләрдә бергәләп тәравих намазлары уку,  күмәк авыз ачу мәҗлесләре үткәрү туктатылып торылды. Ә менә  изге Рамазан ае башланганнан бирле игелекле гамәлләр кылына: мөселманнар  мәчеткә, мохтаҗларга булыша. Район-шәһәр мөхтәсибәте  шундый  булышлык белән “Ураза тотучыны туендыр”  хәйрия акциясе оештырып, 100дән артык  мохтаҗ булган мөселманга азык-төлек җыелмасы таратып   сөендерде.
Район җитәкчелеге исеменнән дә изге айда 200 шундый җыелма әзерләнде. Алар бистәләр, авыл мәхәлләләре, “Ялчыгол”  мәчетенә бүлеп бирелде. Пандемия аркасында агымдагы елда традицион районкүләм ифтар оештырылмый. Моның урынына район-шәһәр мөселманнары шул рәвешле азык-төлек җыелмалары алды.
 Рамазан ае күчтәнәчләре - ифтар өчен җыелмаларга мөселманнар  бик рәхмәтле.
-Мөселманнар район җитәкчелегенә рәхмәтләр әйтеп догалар кыла,  районның алга баруын, үсүен, ил-көннәрнең тыныч һәм имин булуын тели”, -ди Зәй имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Рамазан аенда мондый игелекле гамәлләрнең әҗер-саваплары күбрәк. Изге айда игелекле гамәлләр кылып калыйк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: