Зәй офыклары

Мәскәүгә киттеләр

Бүген район ветераннар советы рәисе Геннадий Сәмигуллин җитәкчелегендә 8 кеше (4 ветеран, 4 яшь кеше) республика делегациясе составында Мәскәүгә юл алды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм ТР ветераннарының иҗтимагый оешмасы барлыкка килүгә 25 ел тулу уңаеннан оештырыла. Махсус команда сугыш елы җырлары астында татарстанлыларны истәлекле...

Бүген район ветераннар советы рәисе Геннадий Сәмигуллин җитәкчелегендә 8 кеше (4 ветеран, 4 яшь кеше) республика делегациясе составында Мәскәүгә юл алды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм ТР ветераннарының иҗтимагый оешмасы барлыкка килүгә 25 ел тулу уңаеннан оештырыла. Махсус команда сугыш елы җырлары астында татарстанлыларны истәлекле урыннар буйлап сәяхәт кылып кайтыр өчен Мәскәүгә алып бара. Чарада барлыгы 360 кеше катнаша, аларның яртысы - гомуми белем һәм кадет мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары, эзләнү отряды әгъзалары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, югары уку йорты студентлары. Яшьләр ветераннарны герой шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсиядә озатып йөриячәк. Чараның төп максаты - яшь буынга хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: