Зәй офыклары

Муниципаль районда 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итү турында

Районда халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча эшне тагын да камилләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда физик культура һәм спортның социаль ролен күтәрү максатында карар бирәм: 1. Районда 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә. 2. Район башкарма комитетына 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак...

Районда халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча эшне тагын да камилләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда физик культура һәм спортның социаль ролен күтәрү максатында карар бирәм:

1. Районда 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә.

2. Район башкарма комитетына 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак үткәрү буенча чаралар планын расларга, аны үтәү буенча идарәләр (бүлекләр) эшчәнлеген көйләүне тәэмин итәргә, әлеге карарны гамәлгә ашыру буенча чаралар күрергә.

3. Авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләренә 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы итеп үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим итәргә.

4. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган чараларны актив яктыртуны тәэмин итәргә.

5. Муниципаль район Советына әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга.

6. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: