Зәй офыклары

Музей хезмәткәрләре балалар белән Раштуа багулары үткәрде

Раштуадан соң Нардуган бәйрәме башланып китә. Ул 19 гыйнварга кадәр дәвам итә. 12 көн эчендә яшьләр уеннар уйныйлар, кич утыралар, йөзек салалар, парлар табышалар. Шулай ук алар, гармун уйнап, өй саен кереп йөриләр. Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый, шуңа күрә яшьләр төрле маскалардан йөриләр.

14 гыйнварда Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Тату гаилә” балалар бакчасында бу уңайдан чара уздырды. Балалар төрле уеннарда катнашты, әйлән-бәйлән, биюләр башкарылды.
Тамаша балалар өчен күңелле башланып китте, чөнки кунакка Убырлы карчык килде. Убырлы карчык үзе белән тугры дусты - себеркесен дә алып килгән иде, аның ярдәмендә ул кызыклы уеннар уздырды.
Аннан итек ярдәмендә багулар башкарылды. Балалар түгәрәккә басып, җыр җырлап, итекне берсеннән-берсенә бирделәр. Итек кемдә кала, шул Яңа елга теләкләрен җиткерде.

Алсу Шаһабиева, музей хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: