Зәй офыклары

Музей хезмәткәрләре балалар өчен тарихи дәрес оештырды

Хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан 6нчы мәктәпнең көзге каникулларда мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен «Ватанны саклау дигән һөнәр бар» дигән чара уздырылды. Аны Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм музей түгәрәгенә йөрүче Полина Галимова белән Аня Петрова үткәрде.

Балалар өчен тарих битләренә сәяхәт оештырылды. Аларга Бөек Ватан сугышы еллары, батырлыклар күрсәткән якташларыбыз турында сөйләдек. Шулай ук укучылар уен программасында үзләрен снайпер, шәфкать туташы ролендә сынап карадылар, өчпочмаклы солдат хатлары  ясарга өйрәнделәр, “Морзе әлифбасы”н чиштеләр.  Балаларга аеруча “Погоннар” бәйгесе ошады. Алар погоннарны иңенә куеп, горур рәвештә аларны төшермичә атларга тиеш иде. Бу биремне барысы да башкарып чыга алмады, ә аны төгәл үтәүчеләр йөзендә горурлык хисе иде.  
Чара ахырында катнашучыларга музейга гаиләләре белән килү өчен чакыру билетлары тапшырылды.
Алсу Шаһабиева, музей хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: