Зәй офыклары

Музейда Рус теле көне уңаеннан чара үтте

2011 елдан башлап 6 июнь Рус теле көне буларак билгеләп үтелә, Пушкин көнен 1997 елдан бәйрәм итәләр. Рус теле көненең нәкъ менә шушы датада үткәрелүе бөек рус язучысы Александр Пушкинның 6 июньдә туу белән бәйле. Пушкинны рус теленә нигез салучы, дип әйтсәк тә, һич тә ялгыш булмас.

Бу көн уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда викторина оештырылды. Аңа “Каенкай” бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Балалар өчен Пушкин әкиятләре буенча мультфильм күрсәтелде. Викторина барышында кечкенә кунакларыбыз “Сүзне әйтеп бетер”, “Ә сез беләсезме?”, “Пазлны җый” кебек уеннарда катнаштылар, ә аларга “Чикләвек белән тиен” һәм “Алтын балык” уеннары  аеруча ошады.
Татьяна Кузнецова, музей хезмәткәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: