Зәй офыклары

Музыкаль тамаша финалисты булган Минзәлә егетенә ел ахырына кадәр студия җиһазландырылачак

Җирле хакимият иганәчеләр хисабына Казанда 100 мең сумга кирәкле җиһазларга заказ бирергә ниятли.

МинзәләдәнСин супер! федераль тамашасы финалисты өчен вәгъдә иткән өй тавыш студиясенең язмышы билгеле булды. 15 яшьлек Даниил Новиков ел ахырына кадәр кирәкле бөтен аппаратура алачак, дип сөйләделәр «Татар-информ» МА җирле хакимият вәкилләре.

Сүз фатирда  профессиональ тавыш яздыруны оештыру өчен кирәкле җиһазларның бер өлеше турында бара.

"Башта республика аңа микшер пультын бүләк итте, район ягыннан бүләккә ноутбук бирдек. Хәзер без калганнарын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнәбез», – диде Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэли Бикеева.

Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина сүзләренә караганда, район хакимияте студиядә эшләү өчен кирәкле җайланмаларны эзләү һәм сайлап алу эшен  башлап җибәрде. Кирәкле аппаратураның тулы исемлеген төзелгән инде.

«Хәзер без боларны сатып алу өчен иганәчеләр эзлибез, җиһазларның гомуми бәясе якынча 108 мең сум тәшкил итә. Ел ахырына кадәр барысы да булыр дип уйлыйм», – дип нәтиҗә ясады Эльвира Хәбибуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: