Зәй офыклары

Мәйданда әкияти манзара туа

Яңа ел бәйрәме алды көннәре белән яшибез. Күңелле мәшәкатьләр. Зәебез бәйрәмгә узган елга караганда да матуррак бизәлә, моны зәйлеләр тоймый калмагандыр, шәт. «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан, гадәттәгечә, төп бәйрәм урыны була. Ул бүгенге көндә тагын да купшылана. Биредә Кыш бабай һәм Кар кызы ясау өчен кар туплана. Алар каршында...

Яңа ел бәйрәме алды көннәре белән яшибез. Күңелле мәшәкатьләр. Зәебез бәйрәмгә узган елга караганда да матуррак бизәлә, моны зәйлеләр тоймый калмагандыр, шәт.

«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан, гадәттәгечә, төп бәйрәм урыны була. Ул бүгенге көндә тагын да купшылана. Биредә Кыш бабай һәм Кар кызы ясау өчен кар туплана. Алар каршында исә биниһая зур итеп эшләнгән ел символлары Маймыл белән Кәҗә скульптуралары, композиция дә урын алачак. Аларны җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиапов ясый.

Мәйдан ике яктан кардан ясалган диварлар белән бүлеп алынган, аларга ике дәүләт телендә уелып котлаулар язылган. Лабиринт ясау тәмамланып килә. Гомумән алганда, агымдагы елда мәйданга бәйрәм атрибутлары урнаштыру һәм утлар белән бизәүдә иҗади якын килеп эшләү күзәтелә. Мәйданның ике ягында урнашкан беседкаларга, махсус ясалган аллеяларга утлар заманча, серле итеп көйләнә. Аларны көйләү эшләрен «Управдом» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара. Кичләрен Энергетиклар урамы, мәйдан, Җиңү бульвары серле, могҗизалы утларга күмелә.

- Эш барышын башыннан күзәтәм, быелгы мәйдан бизәлеше аеруча күңелгә хуш килерлек, оныкларым белән биредән көн дә әйләнәм, - ди Гали ага Саматов.

Җиңү бульварының бер ягында «Инвестстройсервис» ширкәте эшчеләре зур шугалак ясау белән мәшгуль, ул куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәчәк. Шуып төшү өчен тиешле ераклык та исәпкә алынган. Шугалакларның уртачасы, кечкенәсе дә булачак.

Бульвар буйлап исә шәһәр мәктәпләре, политехник колледж студентлары, балалар ижат йорты үзләренә беркетелгән биләмәдә мультфильмнардан персонажларны чагылдыра. Әлеге тарихи урын малай-кызлар карамагында хәзер: 4нче мәктәп коллективы "Винни Пух" мультфильмы геройларын кардан ясау белән каммәмер килә.

- Мондый зур эшләргә укучыларны җәлеп итү дөрес дип саныйм, бу, беренчедән, тәрбия, икенчедән, аларда булдырылган матурлыкка сакчыл караш тудырачак, - ди тарих укытучысы Максим Рязанов.

Бульварга ул арада татар гимназиясе укучылары килде. 3нче мәктәп укучылары үзләре ясаган куян, төлке, бүреләрне төрле төсләргә буяп, дәрескә киттеләр. Шул рәвешле, мәйданда олысы-кечесе белән әкияти манзара туа бара: ул зәйлеләргә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге бирәчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов әйтүенчә, шәһәрнең берничә ноктасы, һәр оешма-предприятие биләмәсе, базар, бюджет оешмалары, мәгариф учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, авыл җирлекләре арасында "Урман әкияте" район конкурсы бара. Аңа бу көннәрдә йомгак ясалачак. Призлы урын алучыларга акчалата бүләк карала.

Шулай итеп, «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан төп бәйрәм урыны булачак. 26 декабрьдә сәгать 2дә «Чыршы бәйрәме»н ачу тантанасы булачак. Тамашаны "Энергетик" Мәдәният сарае коллективы әзерли. Бәйрәм район-шәһәр мәктәпләре арасында оештырылган бәйгедә җиңүче Кыш бабайлар, балалар бакчалары арасында уздырылган конкурста катнашкан маймыллар йөреше белән тәмамланачак.

Гомумән, биредә күпсанлы концертлар, мавыктыргыч чаралар оештырылачак. Зәйлеләргә Яңа ел төнен күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: