Наркотиклар законсыз әйләнеше белән бәйле булган хокук бозулар кабатланып тора. 26 мартта Зәйдә "Турист-1" гараж ширкәтендә "ВАЗ-2114" автомобилен туктатып тикшерү барышында, машина салоныннан шикле төргәкләр табып алына. Соңыннан аның 6,25 грамм марихуана булуы ачыклана. Машина салонындагы 37 һәм 25 яшьлек ир-атларны тикшерү нәтиҗәләре дә аларның наркотик исереклелегендә булуын дәлилләгән. Хәзер...
Наркотиклар законсыз әйләнеше белән бәйле булган хокук бозулар кабатланып тора. 26 мартта Зәйдә "Турист-1" гараж ширкәтендә "ВАЗ-2114" автомобилен туктатып тикшерү барышында, машина салоныннан шикле төргәкләр табып алына. Соңыннан аның 6,25 грамм марихуана булуы ачыклана. Машина салонындагы 37 һәм 25 яшьлек ир-атларны тикшерү нәтиҗәләре дә аларның наркотик исереклелегендә булуын дәлилләгән. Хәзер аларга карата РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа