Зәй офыклары

Наркотиклар кулланучыларны иртә стадиядә ачыклау мөһим

Бүген видеорежим формасында үткән республика наркотикларга каршы көрәш ведомствоара комиссиясе утырышында наркотик кулланучыларны мөмкин кадәр иртә стадиядә ачыклап дәвалау, наркотикларның Татарстанга керү каналларын ябу буенча фикер алыштылар. Зәй районын наркологы Илфат Салихов синтетик наркотикларның киң таралуын, хәтта аларны ачыклап бетерү дә кыенлаша баруын искәртә. Утырышта Әлмәттә нефтьчеләр ярдәме белән наркотик...

Бүген видеорежим формасында үткән республика наркотикларга каршы көрәш ведомствоара комиссиясе утырышында наркотик кулланучыларны мөмкин кадәр иртә стадиядә ачыклап дәвалау, наркотикларның Татарстанга керү каналларын ябу буенча фикер алыштылар. Зәй районын наркологы Илфат Салихов синтетик наркотикларның киң таралуын, хәтта аларны ачыклап бетерү дә кыенлаша баруын искәртә. Утырышта Әлмәттә нефтьчеләр ярдәме белән наркотик матдәләрнең яңа төрләрен ачыклау мөмкинлеге бирүче яңа кыйммәтле җиһаз алынуы турында хәбәр ителде. Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров алга таба наркотик матдәләр кулланучыларны тиз арада ачыклау өчен Әлмәткә мөрәҗәгать итү мәсьәләсен карау ихтималы белән уртаклашты, чөнки Казанга махсус лабораториягә җибәрелгән анализларның шактый озак вакыт тикшерү процессы узуы билгеле. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова мәктәп укучылары арасында уздырыла торган тестларның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар күрү мөһимлегенә басым ясады.

Энҗе Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: