Зәй офыклары

Наркотикларга каршы- бергәләп!

Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Россия балалары - 2018” ведомствоара операция кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан яшүсмерләр белән күнегүләр үткәрелде.

20 яшүсмердән торган төркем составында  конфликтлы гаиләдә тәрбияләнүче өч балигъ булмаган бала да бар иде. Әңгәмә, фикер алышу формасында балаларга наркотик матдәләрнең организмга нинди зыян салуы аңлатылды. Әлбәттә, аларга наркотиклар кулланган өчен закон нигезендә нинди җаваплылык каралганлыгы да искәртелде. Чара ахырында яшүсмерләр наркотикларга каршы реклама-ролик эшләделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: