Зәй офыклары

Наркотикларсыз тормыш

Наркоманияне кисәтү җәмгыятьтә наркотикларга бәйлелекне бетерү буенча куелган бурычларның бер өлеше булып тора.

17 июньдә “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балигъ булмаган социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен Watsapp мессенджер кушымтасы аша наркотикларга каршы айлык кысаларында чара үткәрелде. “Наркотикларсыз тормыш” исемле әлеге чарада 38 кеше катнашты.
Катнашучылар игътибарына “Финист -  ясный сокол” рус халык әкияте тәкъдим ителде. Әлеге дәреснең максаты - балигъ булмаганнарда үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе формалаштыру. Балалар әкият турында фикер алышуда актив катнаштылар һәм ата-аналар белән лачын Финистның каурыен рәсемгә төшерделәр, үз-үзеңне җавапсыз тотуның нәрсәгә китерә алуы турында нәтиҗә ясадылар.
А. Бычкова, үзәк психологы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: