Зәй офыклары

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды

1 июньнән Татарстанда, шул исәптән шәһәр-районда, “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган наркотикларга каршы ведомствоара акциясе башланды. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итә.

Әлеге акциянең максаты – наркотикларың законсыз әйләнешенә киртә кую, наркомания таралуны кисәтү, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында.
Татарстан Республикасы территориясендәге эпидемиологик хәлне исәпкә алып, 2020 елда наркотикларга каршы чаралар үткәргәндә, халык белән эшләүнең дистанцион юлларына өстенлек биреләчәк,  акцияләр, конкурслар, видеоконференцияләр һәм башка чаралар интернет челтәрен кулланып уздырылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: