Зәй офыклары

Наркотизацияләүгә каршы

Район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә наркотизацияләүгә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә районда "Мөстәкыйль балалар" проектын тормышка ашыру, балалар ял лагерьларында наркотизациягә каршы юнәлдерелгән кисәтү чаралары, җәйге чорда яшьләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, киндер, шулай ук наркотик матдәле башка үсемлекләр чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү буенча күрелүче чаралар,...

Район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә наркотизацияләүгә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә районда "Мөстәкыйль балалар" проектын тормышка ашыру, балалар ял лагерьларында наркотизациягә каршы юнәлдерелгән кисәтү чаралары, җәйге чорда яшьләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, киндер, шулай ук наркотик матдәле башка үсемлекләр чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү буенча күрелүче чаралар, районда "Мәк" оператив-профилактик операциясе, быелның беренче яртысында укучылар һәм студентлар арасында наркотик һәм психотроплы матдәләр куллануны ачыклау максатында медицина тикшерүләре уздыру нәтиҗәләре һәм икенче яртыеллыкка бурычлар турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Түбән Кама районара идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Евгений Ситников катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: