Зәй офыклары

Нефтьчеләр яшьтән сынала

Тиздән нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлаша. Быел ул әлеге мәртәбәле һөнәр ияләре көне игълан ителүгә 50 ел тулу юбилее белән үзенчәлекле. Күркәм традицияне дәвам итеп ел саен уздырылучы, «Татнефть» ААҖ тенең яшь хезмәткәрләре арасында иң-иңнәрне ачыклау бәйгесе дә шул уңайдан бүген аеруча дулкынландыргыч төстә үтте. Матур юбилейга...

Тиздән нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлаша. Быел ул әлеге мәртәбәле һөнәр ияләре көне игълан ителүгә 50 ел тулу юбилее белән үзенчәлекле. Күркәм традицияне дәвам итеп ел саен уздырылучы, «Татнефть» ААҖ тенең яшь хезмәткәрләре арасында иң-иңнәрне ачыклау бәйгесе дә шул уңайдан бүген аеруча дулкынландыргыч төстә үтте. Матур юбилейга һәркемнең яхшы күрсәткечләр белән килергә теләве бәйгене тагын да җанландырды. Бәйге гадәттәгечә, матур чәчкәләр, үзенчәлекле үсентеләр белән бизәлгән, һәр тарафта тәртип, чисталык хөкем сөрүче «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең өйрәнү полигонында, төрле цехлар хезмәткәрләре арасында , республика, Россия күләм бәйгегә сайлап алу туры булган «Һөнәре буенча иң яхшы» дип аталган күркәм чара буларак оештырылды. 2019 елда Казанда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узу билгеле булган бу көннәрдә яшь нефтьчеләрнең хәзердән үк моңа ныклы әзерлектә булуларын күрсәтү дә мөһим булуы ассызыкланды анда. Һөнәр бәйрәмен тагын да ямьләндереп иң башта «Татнефть» компаниясендә 2014 ел дәвамында «Иң яхшы структур бүлекчә» исемен алучылар тәбрикләнде. Алар арасында аерым предприятиеләре безнең район территориясендә урнашкан «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе дә бар. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау грамотасы идарә башлыгы Рөстәм Халимовка һәм профсоюз комитеты рәисе Рүзәл Шәймәрдановка тантаналы төстә тапшырылды. Ә һөнәри осталыкны сынарга «Елховнефть» нең барлык 14 цехы да иң-иңнәрдән торган үз командасын тәкъдим итте. Ә ярышлар исә 6 төркемдә: нефть һәм газ чыгаручы, катлам басымын тотучы операторлар, скважиналарны җир астында төзекләндерү вахтасы эшчеләре, нефтьне әзерләүчеләр, электромонтерлар, электросварщиклар арасында оештырылды. Һәр юнәлеш буенча җиңүчеләр билгеләнеп, алар барысы да компания җитәкчелеге тарафыннан Мактау грамоталары, кубоклар, истәлекле призлар, премияләр белән бүләкләнде. Гомуми нәтиҗәләр буенча нефть һәм газ чыгару идарәләре арасында «Ямашнефть» - III, «Елховнефть» - II, «Әлмәтнефть» - I урыннарны алдылар. - Без бүген чын мәгънәсендә нефть тармагының төрле юнәлешләре буенча осталар олимпиадасын күрдек дип әйтә алабыз. Бу хезмәт бәйрәме үзара ярыш рухын, яхшы эмоцияләрне, дуслык хисләрен конкурсантларга гына түгел, биредә катнашучы һәркемгә өләште. Ә һәр хезмәтне башкаруда бердәм, бер-берсен аңлаучылардан торган ныклы команда булуы мөһим. Һәркем бер максатта эшләгәндә генә уңышларга ирешергә мөмкин. Ә безнең нефть тармагында даими үзгәрешләр кичерү белән бәйле төстә, яңа эш ысуллары кулланып, җитештерүне һаман да арттыруны таләп иткән заманда компаниягә переспектив карашлы хезмәткәрләр бик кирәк. Бүген без мондый яшьләребезне күреп тагын бер мәртәбә сөендек. Барыгызны да якынлашып килүче нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләре көне, әлеге һөнәр ияләре көне барлыкка килүгә 50 ел тулу якынлашу белән тәбрик итәм , - диде «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов тантананы йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: