Зәй офыклары

Нәфис зат башкаручы җитди хезмәт

Юкка гына аның турында хезмәттәшләре, ул - безнең кояшыбыз, коллективыбызны туплап, бербөтен итүче, димиләр. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне һәм илдә җинаять җаваплылыгын үтәтү системасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме (12 март) якынлашкан бу мизгелләрдә Гөлназ ир-егет хезмәттәшләреннән чәчәк бәйләме алды. Үзе дә чәчкәләрне күпләп үстерүче ханым бик шатланып кабул итте бүләкне.

Өлкән лейтенант Гөлназ Әсхат кызы җәза үтәтү инспекциясендә өч ел эшли, аңа кадәр шәһәр судында  хезмәт куйган.  Әтисе Әсхат Шәймәрданов,                   ЮХИДИ ветераны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә дә эшләгән кеше буларак,   башта кызының бу бик җаваплы, авыр хезмәткә алынуын теләми. Әмма Гөлназ кечкенәдән үк юридик һөнәр  үзләштерү теләге белән яна.
- Әти, күрәсең, хокук сак-лау органнарында озак еллар эшләү дәверендә бу хезмәтнең авырлыгын белеп,  кызын бик җаваплы хезмәттән араларга теләгәндер. Чөнки ул үзе эшен бик яратып башкарды, көнне төнгә ялгап эшләгән мәлләре бик еш булса да, хокук бозуларны булдырмый кала алса, үзеннән канәгать була иде. Әтиемнең хезмәте белән горурланып, аның кебек буласым килеп үстем, - дип елмая Гөлназ ханым. 
Әлеге һөнәргә тартылуында әтисенең туганының улы Рунар Шәймәрданов та  күпмедер роль уйный. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең сәламәтлеге сагында торучы бу абыйсы Мәскәүдә подполковник чинында лаеклы ялга чыккан. 
Ә кызга юридик юнәлешне сайларга этәргән тагын бер сәбәп күршедә яшәүче Лидия Архипова белән бәйле. Озак еллар җинаять җаваплылыгын үтәтү инспекциясен җитәкләгән  бу ханымның үз-үзен тотышы, юридик мәсьәләләрдә тирән белемле булуы кызыктыра аны. Аның белән аралашырга, төрле хәлләрдән чыгу юлларын ничек табуын белешергә бик ярата идем, бер вакытта да ул дустанә мөгамәләдән читләшмәде, дип сөйли Лидия ханым турында Гөлназ. 
Шулай да, шәһәрнең 6нчы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Гөлназ пешекче-кондитер белгечлеген үзләштерү өчен 98нче лицейга укырга керә. Әнисе белән тәм-томнар пешерергә ярата торган була алар. Хәзер дә Гөлназ пешергән тортлар гаилә бәйрәмнәрен, хезмәттәшләренең туган көннәрен  бизи. Тик бу һөнәрне Гөлназ хобби итеп кенә калдыра, кечкенәдән юридик юнәлештә белем алу теләге белән янган кыз ТИСБИ каршында ачылган һөнәри белем бирү йортында читтән торып юридик факультетта  укый, ә аны тәмамлагач, ТИСБИда югары белем ала. Үз дигәненә ирешергә максат куйган үҗәт кыз шулай итеп югары белемле юрист булып өлгерә. 
Бүгенге көндә җәза үтәтү инспекциясендә кәгазь эшләрен алып бару белән бергә Гөлназ Биктимерова суд карары нигезендә аерым төр һөнәрләр белән шөгыльләнү тыелган  эшләрнең үтәлешен контрольдә тота. 
- Хәзерге вакытта минем күзәтүдә 31 кеше тора. Аларның күпчелеге - суд карары аша  транспорт чарасы белән  идарә итүдән вакытлыча мәхрүм ителгән. Алар - алкоголь кулланып руль артына утырган яисә төрле юл һәлакәтләре килеп чыгуга сәбәпче булган өчен җәза алучылар. Максатыбыз - алар белән профилактик эшчәнлек алып бару аша кабат  закон бозуларга бармаска өндәү, - ди Гөлназ Әсхат кызы, үз өстендәге җаваплылыкны бөтен тирәнлеге белән аңлап.
Эш өчен янып торучы Гөлназны  күрсә, әтисе, һичшиксез,  хәзер үз һөнәрен дәвам итүче кызы белән горурланыр иде. Кызганыч, ул биш ел элек фани дөньядан китеп барган.
- Гөлназ Әсхатовна - үз хезмәтен белеп, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр. Төгәл, башкалардан да шуны таләп итүче, һәрвакыт үз өстендә эшләүче, яңа законнар белән танышып баруны үзе генә түгел, коллективта лекбиз формасында оештыручы белгеч тә. Ир-егетләрдән генә торган оешмабызның бизәге һәм үзәге ул, - ди аның турында инспекция җитәкчесе Андрей Иванов. 
Башка хезмәттәшләре дә Гөлназ Биктимерованы әйдәп баручы буларак характерлыйлар.
- Гөлназ туры сүзле, һәр эшне алдан күзаллауга ия кеше буларак та хөрмәтебезне яулады, - дип өстәде Рәйхан Әхмәтҗанов хезмәттәше турында.
Гөлназ  - гаиләсендә дә яраткан әни, сөекле хатын. Бүгенге көндә алар тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Икенче сыйныфта укучы кечкенә уллары Илнур  әнисе һөнәрен үз итәргә исәп тота, юридик юнәлештәге хезмәткә тартыла икән. 
Кыскасы, Гөлназга юрист булу теләге әтисеннән күчсә, улын  бу һөнәргә ул үз хезмәте, тырышлыгы аша үрнәк күрсәтеп  гашыйк итә.     
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: