Зәй офыклары

Әни белән бергә өйрәнәбез

Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәтләр кабул итүче 3 яшьтән кечерәк балалар һәм аларның әниләре өчен “Әни белән бергә” программасы кысаларында чираттагы дәрес үтте.

 Бу яшьтә бала  үсешендә үзгәрешләр күзәтелә, ул яңа горизонтларны үзләштерә. Бу чорда баланың сенсор үсешенә (тоемлау органнарын үстерүгә) һәм моторлы үсешенә (хәрәкәтләрне үзләштерү) игътибар бирү бик мөһим.  Бала бик тиз үсә, аның күбрәк беләсе килә. Балалар  әйләнә-тирә дөньяны уеннар аша өйрәнә. Дәрестә балалар рус халык әкияте “Курочка Ряба” персонажлары белән таныштылар. Дәреснең максаты балаларның сөйләм активлыгын үстерү, сүз белән хәрәкәтнең тәңгәллеге буенча күнегүләр ясау иде. Балалар уенга бик теләп кушылдылар һәм биремнәрне дөрес үтәделәр. Әлеге чара әниләр өчен дә файдалы булды.
И. Сафиуллина, үзәкнең социаль педагогы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: