Зәй офыклары

Ничек яллар узды?

Яңа ел яллары, каникуллары күз ачып йомганчы узып та китте. Яллар турында онытып, яңадан гадәти тормыш агымына кушылдык. Яңа ел бәйрәмнәрен зәйлеләр ничек үткәргән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Валерий Петров:
-Менә озын яллардан соң, эшкә эшкә чыктык. Яңа ел ялларын күңелле дә, эчтәлекле дә үткәрдек. Яңа елны матур итеп өйдә каршыладык. Ялга кайткан балаларны кунак иттек. Рәхәтләнеп чаңгы да шудык, балалар боз сараена тимераякта шуарга йөрде. Яллар сизелми дә үтеп китте. Минемчә, читтә яшәүче туганнарың белән күрешү, аралашу өчен дә бик кулай мондый каникуллар.
Гүзәлия Вәлиуллина:
-Яңа ел ялларын без гаиләбез белән һәрвакыт файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Ялларда авылда булдык. Балаларны  урамнан алып кереп булмады, көне буе рәхәтләнеп уйнадылар. Кичләрен эшләр беткәч,  гаилә белән урамда саф һава сулап йөрдек, чаңгыда шудык.
Илнур Галимуллин:
- Мин үзем Яңа ел бәйрәмнәрендә ике генә көн ял иттем. Мин юлчы булып эшлим, халык ял иткәндә безгә эш күп. Юлларның торышын карап, чистартып тордык.  Әмма һич тә зарланып әйтүем түгел. Исән-сау булып эшләп йөрү - үзе бер бәхет. Гаиләм, балалар белән бергә Яңа елны да бәйрәм иттек, кунаклар да сыйладык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: