Зәй офыклары

Ничек яшисез, бигешлеләр?

Бигеш авыл җирлегенең үткәне тирәндә, аның халкы исә зыялы, тырыш. Әлеге җирлек – Бигеш, Кәрәкәс, Карман, Түбән Лоҗы, Югары Лоҗы, Байрак авылларын колачлаган 450 хуҗалыгы булган иң зур җирлекләрнең берсе. Район үзәгеннән шактый ерак булмаган җирлектә узган ел шактый эшләр башкарылган. Бигешлеләр ничек яши, нинди уй-ниятләр белән яши соң?

- Көндәлек мәшәкатьләрне хәл итү белән бергә, без җирлектә һәр яңалык, һәр уңай үзгәрешне тиз арада кулланышка кертергә, халыкка җиткерергә, яңа программаларда катнашырга, яшәү өчен уңайлыклар булдырырга тырышабыз, - ди җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев.
Җирлектә барлыгы 1007 кеше исәпләнә. Биредә  4 сугышы ветераны, ирләре сугышта үлгән 8 тол, 37 тыл ветераны  яши.   5  крестьян-фермер хуҗалыгы бар:  Зөлфәт Мәрдамшин  атлар үрчетү,  Артур Мөхәммәтҗанов белән Роза Исламова кошчылык белән шөгыльләнә. Фәрит Хәйретдинов белән  Илшат Хәбибуллин терлекчелек буенча эш алып бара. Илшат  Хәбибуллин, грант отып,  70 баш савым сыерга ферма төзи. Җирлектә 376 баш мөгезле эре терлек исәпләнә: шуның 112се - савым сыер. Күп сыер асраучы Сәрия Фәйзиева,  программага кереп,   мини ферма төзегән. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучылар шактый. Терлек асрау өчен  мөмкинлекләр җитәрлек.
-Печән, салам, фураж әзерләү буенча  “Алга” бүлекчәсе зур ярдәм күрсәтә. Пай җирләре өчен икмәк, печән, салам бирелде, - ди Илгиз Вәлиев.
Җирлектә халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан узган ел  саллы  төзекләндерү эшләре башкарылган. Бигештә республика бюджеты хисабына су скважинасы ремонтланып, яңа насос куелган, 200 метрда яңа торба салынган, чистотник куелган. Хәзерге вакытта Бигеш  йортларына чиста, сыйфатлы су килә. Әлеге авыл  урамнарын яктырту өчен 5 заманча яктырткыч  куелган.
Республика программасы буенча Карман авылы урамында да  өч дистәгә якын заманча, энергияне янга калдыра торган  яктырткычлар урнаштырылган. Түбән Лоҗыда  буа ремонтланып, аның задвижкалары алыштырылган, янгын куркынычсызлыгы машиналарына су алу өчен юл ясалган.
Җирле бюджетны тулыландыруның яңа ысулы булып үзара салым җыю тора.
-Үзара салым программасы гамәлдә булганнан бирле җирлек  авылларында  салым акчасы актив төстә җыелды. Моның өчен халыкка  рәхмәтлебез, - ди җирлек башлыгы.
2017 елда җирлектә яшәүчеләрдән җыелган  үзара салым акчасы хөкүмәт биргәннән соң 900 мең сум тәшкил иткән. Әлеге суммага ниятләнгән анык  эшләр башкарылган.  Бигеш авылы   юлы ремонтланган, Югары Лоҗы зират коймасы буялган, мәгълүмат тактасы ясатылган, Кызыл тау астында ага торган Изге чишмә төзекләндерелгән. Урман урамына юл салынган. Түбән Лоҗы авыл эчендә койма тотылган, Яр буе урамына юл салынган. Карман авылында зират йорты төзекләндерелгән.  Кәрәкәстә авыл эчендә койма тотылган, Үзәк урамда юл ремонтланган.
Шунысы игътибарга лаек, авыл җирлегендә берничә ел инде яшьләр советы эшләп килә. Анда  45 кеше исәпләнә, советның активы 5 кешедән тора. Яшьләр советын Бигеш авылы китапханәчесе, оештыру сәләтенә ия, һәрнәрсәдә актив  Айгөл Маликова җитәкли. Авыл яшьләре районда үткәрелгән чараларда да актив катнашалар. Бүгенге көндә җирлектән өч  егет Россия армиясе сафларында хәрби бурычын үти. Аларга туган авылларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын.
Бигеш мәктәбендә 65 бала укый. “Күбәләк”  бакчасына исә 19 бала йөри. Авыл халкына 3 авылда - клуб, Бигештә мәдәният йорты хезмәт күрсәтә. Аларда даими рәвештә кызыклы чаралар үткәрелеп торыла.
Авыл җирлегендә 1 амбулатория һәм 4 ФАП халыкка хезмәт күрсәтә. Халыкка даими рәвештә сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Җирлектә  бер почта бүлекчәсе, бер саклык банкы бар. Коммуналь хезмәтләргә түләү, кирәкле  товарлар кайтарту, үз вакытында пенсия һәм башка түләүләрне башкару аларның төп вазифасына керә.
Җирлек  халкын 4 кибет кирәкле көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп тора. Югары һәм Түбән Лоҗы авылларына исә автолавкалар махсус  график буенча йөри.
Бигешлеләр үткәннәрне барлап, киләчәккә карап яши. Җирлек алдында агымдагы елда  зур эш-гамәлләр тора. Карманның агач клубы  шактый тузган, искергән. Республика программасы нигезендә әлеге авылда яңа клуб төзелә. Җирлектә икенче авыл  әлеге программа буенча  клублы булачак. Зыялы, мәдәниятле җирлек халкына менә дигән ял, очрашу, аралашу  урыны ул авыл клублары. Карман авылының Чаллы-Әлмәт трассасына чыга торган юлын киңәйтү дә күздә тотыла.
Үзара салым акчасына исә Бигеш авылы эчендәге юллар, Сабантуй чишмәсе төзекләндереләчәк, Сабантуйга чыга торган басма ремонтланачак. Кәрәкәс авыл зиратына бара торган, Карман һәм Түбән Лоҗы авыллары эчендәге юллар төзекләндереләчәк. Түбән Лоҗыда - зират эчендәге агачлар киселеп, мәгълүмат тактасы урнаштырылачак. Югары Лоҗыда  янгын гидрантлары, мәгълүмат  тактасы куелачак, урам эчендәге су колонкасы койма белән тотылачак.
Авыллар чисталыгы, төзеклеге, матурлыгы, уңайлыгы, иминлеге өчен һәрберебездә хуҗаларча караш булсын иде. Үзең яшәгән төбәкнең торышы  анда яшәүчеләрнең  үз кулында.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: