Зәй офыклары

Никифор Тукмачев ЯШЬ ЧАГЫМ – ЮЛӘР ЧАГЫМ...

(Татар халык җырыннан)

Яшь гомер кире кайтмый, дип,
Җырларда җырласак та,
Яшьлекнең кадерен кем  белгән
Сау-сәламәт яшь чакта.
Җырладым, мин дә җырладым

Кайтавазы җилләрдә.
Сөйгән  ярлар, җырлар калды
Яшьлек дигән илләрдә.
Үтә икән яшь вакытлар,
Үтмәс  дип уйласак та.
Хәзер һәр көнем кадерле,
Һәр сәгате хисапта.
Өлгереп тә булмас кебек,
Ашыгам, каушап төштем.
Күпме тотынмаган эшем,
Башлап, бетмәгән эшем.
Картлык җитмәс, яшьлек үтмәс,
Үтсә кайтыр күк тагын.
Шушыдыр җырга салынган.
Яшьлекнең юләр чагы
Шулдыр бәхет: яшәп туймыйм
Күпме гомер итсәм дә.
Сагыныр кешеләрем бар
Мәңгелеккә китсәм дә
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: