Яңалыклар

Николай хезмәтен намус белән үти

Николайның хезмәт итүенә 8 ай була. Хәзер ул “таудан төшә”, калган вакыт та сизелми дә узып китәр. Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү - һәр ир-егетнең төп бурычы. Әти-әнисе, туганнары Николайның солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын көтеп кала.

Югары Баграж авылы егете Николай Муханов Сарман аграр көллиятен тәмамлагач, узган язгы чакырылышта армия сафларына китә. Николай спорт ярышларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була, әле ул бик матур җырлый да. Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсендә хәрби бурычын үти.
-Николай - безнең төпчек балабыз, кечкенәдән ул армия сафларына мин барырга тиеш, дип хыялланып йөрде. Телефон аша аралашып торабыз, безгә аның тавышын ишетү - бик зур сөенеч. Улым хезмәтеннән зарланмый, һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип безне тынычландыра, - ди әнисе Екатерина  белән әтисе Георгий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Николай хезмәтен намус белән үти
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар