Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Николай Лапин: Без кулында штаб документлары булган немец офицерын кулга алдык

Якташыбыз, сугыш ветераны Николай Лапинга агымдагы елның 12 маенда 95 яшь тула.

Николай Ермолаевич Лапин тумышы белән Түбән Кама районының Югары Уратма авылыннан. 1943 елның ноябрь аенда ул Ширәмәт хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Аны Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. Якташ курсант Раздольная станциясендә 34нче танк полкы составында сугышчан әзерлек уза. 1944 елның августында Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәренә алдагы өйрәнүләргә озатыла. Укудан соң барлык курсантларны запастагы полк, аннан инде фронтка озаталар.


Николай Ермолаевич фронт юлын 1944 елның сентябрендә Венгриядән башлый. Гвардия сержанты үзйөрешле СУ-76 җайланмасының (җиңел танк) техник-йөртүчесе буларак, 9нчы Гвардия армиясенең 1524нче гвардия үзйөрешле артиллерия полкы составында хәрби бәрелешләрдә катнаша. Николай Ермолаевич әйтүенчә, әлеге үзйөрешле техника экипажы төрле милләттән булган дүрт кешене тәшкил иткән. Алар - орудие командиры, наводчик, коручы һәм аны йөртүче. Әлеге техника көтелмәгән урында килеп чыга торган була. Николай Ермолаевичка сугышчан дуслары белән Венгрия, Австрия, Чехословакиядә дошманга каршы сугышырга туры килә.


Бер көн аеруча исендә кала аның. «Полк командиры Белявский белән безгә бер торак пунктка барырга, дигән задание бирелде. Без адашып, немецлар тарафында калдык. Биредә тегермәнгә качтык һәм аның икенче катыннан дошманны күзәтә башладык. Җиңел штаб машинасын күреп, полк командиры миңа аны куып тотарга, дигән фәрман бирде. Һәм мин үзйөрешле техникага утырып, машина артыннан куып киттем. Машина туктасын дип, аның алдына һәм артына кисәтү йөзеннән аттым. Машина ахыр чиктә әйләнде һәм без штаб майорын (аның кулында дошман документлары иде) кулга алдык. Орудие командиры кире полкка әлеге машинада кайтырга уйлады. Ул машина йөртергә өйрәнгәнче, дошман үзйөрешле техникага ата башлады. Анда мин генә идем һәм, снаряд төшеп, контузия алдым. Айнып киткәндә машина да, экипаж да юк иде. Миңа снарядтан соң сафтан чыккан үзйөрешле техниканы ремонтларга туры килде. Аннан исән-имин кире полкка кайттым».
Николай Лапинны батырлыгы өчен командование Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм «Батырлык өчен» , «Венаны алган өчен» медальләре белән бүләкли. Җиңү көнен ул Прагадан 180 километр ераклыкта - искиткеч матур Ческе-Будеевице шәһәрендә каршылый.
Николай Ермолаевичка 1950 елның сентябрендә генә демобилизацияләнеп, туган авылына кайту бәхете елмая. Бер елдан исә Кече Аты авылының уңган, чибәр кызы Мария Бухарова белән тормыш корып җибәрәләр. Гаиләдә уллары Александр, Виктор туа.


Зәй ГРЭСы төзелә башлаган еллар... 1956 елда Лапиннар гаиләсе Зәйгә килеп төпләнә. Николай Ермолаевич - тимер-бетон корылмалар заводында цех башлыгы, ә тормыш иптәше әлеге заводның агач эшкәртү цехында эшли. Тимер-бетон конструкцияләр заводы, сәнәгать-төзелеш комбинаты Лапиннар гаиләсенең хезмәт биографиясендә истәлекле предприятиеләрдән санала. Лаеклы ялга чыккач та «Энергетик» бакчачылык ширкәтендәге бакчаларын ташламыйлар, безне хезмәт яшәтә, ди торган була өлкәннәр.


Ике ул, өч онык, биш оныкчыклары булган Лапиннар кадер-хөрмәттә яши. Зәйдә яшәүче уллары Виктор тормыш иптәше Луиза белән өлкәннәрне тәрбияләп, ярдәмләшеп торалар. Луиза - безнең кызыбыз ул, дип киленнәрен үз балаларыдай якын күрә Лапиннар. Моннан берничә ел элек Лапиннар Луизаның әтисен соңгы юлга озатырга барган һәм шул көннән каенатасы килененә сине кызым, дип йөртәчәкмен, дигән. Сүзендә тора ветеран.
Кайгы ялгыз килми, диюләре хак: моннан сигез ел элек Николай Ермолаевичның улы Александр, узган елның августында 68 ел бергә яшәгән хатыны Мария бакыйлыкка күчкән.


Николай Ермолаевич бирешмәскә тырыша, тормышны яратуы аңа яшәү көче бирә. Зур гаилә, балалар һәм оныклар белән кайнашып яшәү ветеранга сагышка бирелергә ирек бирми, ә алда - май һәм Җиңү көне...


Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев