Зәй офыклары

Николай Нефедов беренче кабул итүне уздырды

Быелның 8 сентябрендә булып узган сайлауларда бермандатлы Зәй сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайланган Николай Нефедов зәйлеләрне кабул итте.

-Беренче чиратта мине яклап тавыш биргәннәре өчен  Зәй сайлаучыларына зур рәхмәтемне белдерәм. Сайлаучыларның миңа булган карашларын мин сайлау кампаниясе вакытында ук тойдым. Сайлауларга әзерлек вакытында халыкны борчыган мәсьәләләр барысы да минем контрольдә тора. Аларны тормышка ашыру өчен тырышачакмын, - диде Николай Валерьевич.
Депутатка шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Антон Петров мөрәҗәгать итеп,  Иске Зәй бистәсендә “Иҗтимагый киңлекләрне яңарту” республика программасы кысаларында алып барылучы эшләр турында мәгълүмат бирде. Белгәнебезчә, Мәктәп тавында төзекләндерү эшләре 2018 елда яр буен тәртипкә китерүдән башланды. Быел исә биредә су коену урының төзекләндерүгә керешелде. Хәзер биредә аны тәмамлау эшләре бара. Алга таба, киләсе елда, тауның православие чиркәве һәм мәчет урнашкан өлешен тарихи мемориаль комплекс итеп заманча үзгәртү планлаштырыла. Антон Петров депутаттан әлеге төзелешнең өченче этабын башкарып чыгу өчен ярдәм  итүен сорады. Сорау депутат контроленә алынды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Зәй керәшен җәмгыяте рәисе Александр Чапков һәм җәмгыять идарәсе әгъзасы Валентин Атласов шәһәрнең көньяк паркында керәшен православие үзәген төзүдә ярдәм күрсәтүне сорадылар. Беренче чиратта үзәк биләмәсен (300 метр) койма белән әйләндереп алырга һәм Изге Макарий чиркәвенә нигез салырга кирәк. Әлбәттә, бу эшләр безнең Зәй храмнары караган Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе белән берлектә башкарыла. Әлегә финанс средстволары җитми.
Николай Нефедовны әлеге мөрәҗәгать аеруча кызыксындырды, Аллаһ йортлары төзүне ул изге гамәл дип атады. Мөрәҗәгать итүчеләрдән үзәк проектыннан алып барлык документлар пакетын җыеп, аңа бирүләрен сорады. Үз чиратында епархия белән үзе сөйләшәчәгенә ышандырды.
-Сайлаучылар, аеруча яшьләр, мәдәни мирасны саклау өчен борчылалар. Аларның бу мәсьәләләргә битараф булмаулары  сөендерә, - диде Николай Нефедов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: