Зәй офыклары

Николай Нифатов: “Хезмәткәрләр турында кайгырткан оешмаларда бәхетсезлек очраклары булмый”

Ел башында һәр тармак, һәр структура узган елга йомгак ясап, агымдагы елга планнар билгели. Күптән түгел хезмәтне саклау буенча район координацион советының киңәйтелгән утырышы да әлеге уңайдан үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов катнашты.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары - координацион совет рәисе Николай Нифатов алып барды. Ул советның 2018 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Районда хезмәтне саклау буенча координацион совет инде берничә ел эшләп килә. Аның әгъзалары булып Роспотребнадзор, социаль иминиятләү фонды, ЮХИДИ, эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау органнары һәм  профсоюз оешмалары вәкилләре тора. Әлбәттә, советның эшчәнлеге предприя-тие, оешмаларда бәхетсезлек очракларын профилактикалауга юнәлтелгән.
-2016 елдан алып районда производствода кеше үлеменә  китергән  бәхетсезлек очрак-ларына юл куелмады. Узган ел исә “Зәй шикәре” АҖендә бер  бәхетсезлек очрагы теркәлде. Әлеге авыр очрак законда каралган срокларда тикшерелде һәм аңа тиешле бәя бирелде. Хезмәтне саклау буенча хәлне яхшырту, кешеләр имгәнүенә юл куймау максатында районда төрле чаралар уздырыла, хезмәтне саклауда кимчелекләр булдырмау өчен төзелеш объектларында атна саен диярлек тикшерүләр үткәрелә. Кайсы предприятиедә, яисә учреждениедә, хезмәткәрләр турында кайгыртып, хезмәт шартларын яхшыртып, медицина тикшеренүләрен үткәреп, шифаханәләргә юлламалар табып, инструктажлар уздырып торалар, аларда бервакытта да бәла-каза чыкмый.  Закон да шуларны таләп итә, - диде Николай Нифатов.
2018 елда координацион советның 11 утырышы үткәрелгән, шуның 8е предприятиеләрдә күчмә утырыш формасында узган. Николай Нифатов белдергәнчә, узган ел кешеләр һәм йөк ташу белән шөгыльләнүче транспорт оешмаларында хезмәтне сак-лау мәсьәләләренең торышына аеруча игътибар бирелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә хезмәтне саклау буенча тиешле документларның тәртиптә булуы, машина йөртүчеләр белән даими рәвештә инструктажлар уздырылып торуы ачыкланган.
 - Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклауга, кешеләр имгәнүенә юл куймау мәсьәләсе шулай ук безнең күз уңында. Август аенда совет утырышының берсе “Зәй шикәре” агрофирмасында узды. Көн тәртибендә производство травматизмы, зыянлы һәм куркыныч факторлар, җитәкчеләрне хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча укыту, медцина тикшерүе һ.б. мәсьәләләр тикшерелде, - ди Николай Нифатов.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, төзелеш оешмаларында хезмәтне саклау  буенча мониторинг алып барыла. Шунысын әйтергә кирәк, районда хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту  буенча 2019- 2021 елларга исәпләнгән программа кабул ителгән.
Утырышта шәһәр прокуроры Ринат Кәримов хезмәтне саклау өлкәсендә законнар үтәлеше турында сөйләде.
Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева  чыгышында районда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре үсешен яктыртты.
-Урыннарда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәлелеге һәм тотрыклыкның индикаторы булып хезмәт базары тора. Халык мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт программасын тормышка ашыру, гражданнарны эшсезлектән саклау  максатында  районда ел саен халык мәшгульлеген тәэмин итү буенча программа эшләнә. Анда  эшсез калган гражданнарны һөнәри укыту, өстәмә белем бирү һ.б. мәсьәләләр чагылыш таба.  Әлеге уңайдан предприятие, оешмаларда коллектив килешүләре хезмәтне саклау мәсьәләсендә бер юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 96 коллектив килешүе теркәлде, шуның 73е – дәүләт һәм муниципаль милек, 23е – шәхси милек өлкәсендә.  84 хезмәт килешүендә балалары булган хатын-кызларга ташламалар һәм өстенлекләр каралган, 21 предприятие һәм оешмада балалы гаиләләргә өстәмә ташламалар бирү карала, 74 оешмада диспансеризация үтү буенча чаралар, хезмәтне саклау чараларына каралган акчалар хисабына эшләүчеләрне ашату, дәвалау билгеләнгән, - диде ул.
Утырышта катнашкан “Роспотребнадзор” территориаль идарәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе  Ринат Насыйбуллин шәхси саклану средстволарына куелучы таләпләр, аларның куркынычсызлыгы турында чыгыш ясады.
Фидаил Хәернасов  дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлегенең төп аспектлары турында сөйләде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: