Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Нинди генә хәсрәт-авырлыклар күрсә дә, һәр туар таңга сөенеп, шөкерана кылып яши Фәүзия апа

Бүгенге көндә ул Кадер авылында кызы Рәисә, кияве Флүз гаиләсендә гомер кичерә. 25 апрельдә аңа 91 яшь тула.

Мәмрәп пешкән каен җиләкләре...
Уч тутырып җыйган әнкәем.
Изге теләк теләп миңа суза:
“Авыз ит җир сыен, бәбкәем.”
Гомер көзенә кереп баручы әнкәйнең куш учында тәгәрәшеп яткан шул җиләкләр җанымда өермә кузгатты. Күңелем миннән дә сорап тормыйча бала чагыма кайтты, җаным әткәй-әнкәйле, абыйлы, эне-сеңелле өй җылысын тансыклады...
Мин - Куш-Елга авылы кызы. Әнием Фәүзия гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлады. Педагогик стаж безнең нәселдә 200 елга җыеладыр. Әнкәйнең Рабига апасы, аның улы, кызы, мин үзем, сеңлем, киленебез, безнең балалар... Бусы сүз уңаеннан гына.
Ходай әнкәйне матур итеп яраткан, тезләренә җитеп торган озын толым белән бүләкләгән, нәфис моңлы тавыш-җырлау сәләте биргән. Ә әткәй Сөләйман язу-сызу, сөйләү осталыгы белән аерылып тора иде. Әткәй – хәрби, коеп койган офицер, төз озын буйлы, зәңгәр күзле, аксыл йомшак чәчле, чибәр егет, унынычы сыйныфны бетерүгә сугышка чыгып китә (1943 ел). Шул китүдән, 15 ел хезмәт итеп, 1958 елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Олы абыебыз Рафаил Тбилисида гарнизонда туа.
Гадел кеше иде әткәй, сабый күңелле, риясыз. Аның бу сыйфатлары бик күпләргә файда китерде. Күрше-тирәгә, авылдашларына чын күңеленнән булышты әткәй. Телгә оста, укымышлы, законнарны белеп эш итте: кемгә пенсия юллашты, кемнеңдер малаен үз янына сыендырды, кайда автобус маршруты булдырды.
Гомере буе көндәлек алып барган әткәйдән калын-калын көндәлек китаплар, папка-папка шигырьләр калды. Кайчакларда күңелемдә туа торган шигъри юллар - әткәм бүләге. Намус белән яшәде әткәй, үлгәнче шул кыйбласына хыянәт итмәде. Хөсетлек, көнчелек, байлык артыннан куу аның өчен ят иде. “Дөнья малына караганда күңел байлыгы кыйбат“ дигән сүзләр әткәй белән әнкәй хакында.
Менә шул намус иясе әткәй, рәхим шәфкатьле әнкәй корган ояда без 5 бала – 3 малай, 2 кыз үстек. Абыйларым Рафаил, Рамил, энем Роберт, сеңлем Рәисә. Искиткеч мөлаем бай күңелле, сабыр әнкәйгә балалар рәхәте күреп яшисе дә бит. Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул. Кемгәдер өеп-өеп бәхет, шатлык, байлык бирсә, кемгәдер авырлыгын, ачы хәсрәтне дә татыта. Безнең капкага да үлем сөреме килеп урала. Олы абыйны җирләгәндә якын туганыбыз Рузалия апа: “Сөләйман җизни малайларын бигрәк яраткан икән, үз янына җыеп бетерде”,- диде. Рамил абый - 22, Роберт - 37, Рафаил абый 58 яшьтә бакыйлыкка күчтеләр.
Әнкәй инде күз яшьләрен чит-ятларга күрсәтми. Хәсрәтен балаларын югалткан аналар гына аңлыйдыр. Еллар инде аны тыштан кырыс иткән, үз-үзенә, калган ике кызы – безгә, оныкларына таләпчән. Ә җанны соң кая куярга?! Ничек кенә сабыр булырга? Каян яшәргә көч алырга... Әнкәй күңел байлыгын салып гөл-чәчәкләр үстерергә, бакча карарга үзендә көч тапты.
Бик авыр чакларында шулай юанды. Ә кышын исә җанында туган шул нәфислекне мендәр тышларына күчерде, чигү чикте. Гомер буе үзенә һәм безгә киемне үзе текте. Пәлтәгә кадәр тегеп кигертте. Ак кием ярата, чуар-чабарга исе китми: бу таләп кечкенәдән безгә дә шундый булды. Гомер уртасына якынлашам, бүген дә әнкәйнең күңеленә хуш килгән кием кияргә тырышам. Әнкәйдән күчкән сыйфат – тегү тегәргә үзем дә бик яратам. Ә чигеш-картина ясау сәләте – онык-кызларына күчкән.
Нинди генә хәсрәт-авырлыклар күрсә дә, һәр туар таңга сөенеп, шөкерана кылып яши әнкәй. Бүгенге көндә Кадер авылында сеңлем Рәисә, киявебез Флүз гаиләсендә гомер кичерә. 25 апрельдә әнкәйгә 91 яшь тула.
Җиләк сибелеп яткан яланнарда
Сибелеп калган гомер елларым
Бөре чагым, җиләк чагым
Тау битендә сезне эзләдем.
Шулай бервакыт тау башында әнкәй белән җиләк җыябыз. Әнкәй җиргә утырып диярлек, үләнне учлары белән кайтара-кайтара җыя. Үткән еллар, аккан сулар, тупасландырган куллары белән җиләкне чеметеп кенә өзеп ала да чиләккә сала. Тынлыкны бары тыпылдап чиләк төбенә төшкән җиләк тавышы гына боза. Җиләк шулхәтле күп, берән-сәрән арада каен җиләкләре дә очрый. Эндәшкән тавышка борылып карасам,
әнкәйнең наз тулы күзләре белән очраштым, учында – каен җиләкләре. Ә ачы-югалтулардан күз яшьләреннән тоныкланып калган күзләрендә якты җаны ярылып ята. Ул җанга бакыйлыкка күчкән улларына, ике кызына, кияү-киленнәренә, нәсел дәвамчысы – оныкларына тигез ярату салынган. Ак күңеле, кыйбласы, ишегалды тутырып үстергән чәчәкләре, өй тулы гөлләре белән безне шулай барлап-җыеп торучы, өй җылысын саклаучы әнкәйгә рәхмәтләрнең иң-иң олысы.
Тормыш мизгел. Мизгел кабатланмый
Һәр мизгелнең була үз яме
Әнкәй учларыннан авыз иткән
Җиләкләрдә туган җир тәме.
Рәмзия Җиһаншина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев