Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Әнисә Шәфиева: Бөек Ватан сугышы ветераны әтием Котдус, герой ана, тыл ветераны әнием Рәхимә, сезнең алда чал башымны иям!

Мең рәхмәт сезгә! Тыныч йоклагыз! Без сезнең белән горурланабыз!

Әтием сугышка киткәндә берсеннән-берсе кечкенә 4 бала белән, ә бишенчесенә 7 айлык көмәнле булып калган, 5 баланы алты ел берүзе түкми-чәчми үстергән, барлыгы 9 баланы тәрбия кылып олы тормыш юлына озаткан әниемә багышлана.
Җан өшеткеч хәбәр
тиз ара
Бөтен авыл буйлап
тарала...
Кырык бернең июнь иртәсе
Бар халыкны сала хафага...
Сугыш башланган! Сугыш... Нинди җан өшеткеч сүзләр! 1941 елның җәендә Котдус белән Рәхимәнең үз йортларын салып, “башка чыгып” яши башлауларына әле ел гына тула. Аңа кадәр 4 бала белән кешедә “өйдәш” булып яшиләр. Гыйлаҗетдин абзый, улының колхозга керүен өнәмичә, өйләнешкән елны ук (1932 ел) яшь, чибәр, 17 яшьлек хатыны белән икесен дә өйдән куып чыгара.
Әтием кәләшне Аксардан шактый ерак Бигеш авылыннан урлап алып кайта. Чөнки әби - яңа 17 яше тулган кызын кияүгә бирүдән баш тарта. Яшьләр бер-берсен беренче күрүдән үк ошаталар һәм “кыз урлау” йоласын тормышка ашырырга сүз куешалар. Яшь чак, тәвәккәл чак! Котдусның кәләшеннән 7 яшькә өлкәнрәк икәнен дә исәпкә алсаң, андый адымга баруның сәбәбе ачык – аңа парлы тормыш корырга бик вакыт!
Егет хатынын яратып, наз-лап “Каранаем!” – дип дәшә. Әйтерлеге дә бар шул: какча төз-сылу гәүдә, озын кара чәч, ут бөркеп торган коңгырт-кара күзләр, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлар, түп-түгәрәк кара тут йөз! Елмайганда бит очлары чокыраеп тора, йөзеннән нур бөркелә. Ир дә төшеп калганнардан түгел: авылда иң озын буйлы, төз гәүдәле, шомырт кара чәчле, нык бәдәнле, нинди эшкә тотынса да, булдыра алырдай асыл егет! Бер сүз белән –чиләгенә күрә капкачы!
Өйдәш булып яшәсәләр дә, берсе артыннан берсе мәхәббәт җимешләре дөньяга килә тора. Котдус авылда менә дигән балта остасы, үзе бригадир була. Колхоз өчен фермалар, ат абзарлары һ.б. төзү белән мәшгуль. Авылдашларга йортлар төзүдә дә булыша. Үзен дә онытмый – эштән буш вакытта үз йорты өчен кирәк-яраклар, төзү материаллары әзерли. Буш урын да табыла: авыл Советы әтисе өеннән ерак булмаган, хуҗалары читкә чыгып киткән буш каралты урынын яшь гаиләгә бирә. Йорт төзелеп бетүгә, бер-берсен өзелеп яраткан парның бер улы, өч кызы туып өлгерә. Яңа өйгә күчкәч, шатлыклары эчләренә сыймый – балалары таза-саулар, тәгәрәшеп үсәләр. Инде көзгә бишенче бала да туар, Ходай насыйп итсә...
Шулай матур гына тормыш итеп, дөнья мәшәкатенә чумып яшәп ятканда – коточкыч хәбәр:
-Сугыш башланган! Гитлер Советлар Союзына һөҗүм иткән!
Аяз көнне яшен сугу шулдыр ул! Дөньяның асты-өскә килә! Ир-атларны авыл халкы көн дә фронтка озата. Алар арасында әтием дә була. Сугышка киткәндә әниемә:
-Кайгырма шулкадәр, китүче мин генә түгел, менә фашистларны тиз генә куып җибәрербез дә кире кайтырбыз. Сагынырга да өлгерә алмый калырсың әле! – дисә дә, шул китүдән ул 6 елдан соң гына кайта.
Ә авылда тормыш дәвам итә... Колхоз эше, йорт эшләре, 5 баланы карау (сентябрь аенда тагын бер малай дөньяга аваз сала!) – ашату-эчертү, киендерү – барысы да әнием өстендә. Ул елларда тылдагы хатын-кызлар хезмәте яу кырындагы солдатлар хезмәтеннән ким булмаган. Авылларда калган солдат хатыннары, кияүгә чыгарга да өлгермәгән яшь-җилкенчәк кызлар, тора-бара ирләре яу кырында ятып калган тол хатыннар, кул арасына керердәй бала-чага – барысы бергәләшеп “Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!” дигән теләк белән көнне-төнгә ялгап хезмәт куя. Кышкы озын кичләрдә солдатлар өчен оекбаш, бияләй бәйлиләр. Ә өй тулы бала белән калган әниләрнең күбесенә йокы бөтенләй тимәгән төннәр дә аз булмый.
Әти сугышка киткәндә, олы абыем Мисхәткә нибары 8 яшь була. Әнинең бөтен ышанычы аңарда: йортта бердәнбер ир-ат ул булып кала. Утын әзерләү, аны кисү, мал-туар карау, бакча казу, утырту, уңыш җыю, үзеннән кече апайларын карауда әнигә булышу – барысы да аның өстенә йөк булып төшә. Азрак үсә төшкәч, колхоз эшенә дә йөри башлый –“хезмәт көне” күпме күбрәк булса, шуның кадәр “күбрәк” колхоздан өлеш чыга. Ике кечкенә баланы (Әлфия апа белән Тәлгать абыйны) арбага утыртып әни басуга китә, ә төнлә белән киндер сугып, аны эрләп, тукыма итеп сугып, балаларга, үзенә кием тегә.
Балалы өйдә нинди генә хәлләр булмый. Әнинең ачынып сөйләгәне хәзер дә истә. Әлфия
апам 1940 елда туган, сугыш башланганда аңа нибары 1 яшь була. Җиде айдан тәпи йөри башлый, бик шук бала була ул. Бик иртә йокыдан тора торган була. Ул вакытларда кечкенә генә өйдә сарык бәтиләре, яшь бозау кыш көне балалар белән бергә “үсәләр”. Беркөнне, башка балалар йоклаган вакытта, сыер саварга чыкканда Әлфия апаны әни кучкарга (мич уентыгы, гадәттә анда самавыр куялар иде) утыртып куя. Чөнки ул бозаудан курка. Кучкар астында бозау өчен тотыла торган балчыктан эшләнгән ватык чүлмәк тора. Бозау килеп, үч иткәндәй, баланың аягын ялый, аннан куркып ватык чүлмәк өстенә егылып төшә апам. Әни сыер савып керүгә яраланган, бигрәк тә куркудан шок алган бала мич буенда ята. Шул вакыйгадан соң бала 3 яшькә кадәр йөрми дә, сөйләшми дә башлый.
Ни генә булмасын, ачлы-туклы яшәп, бөтен тормыш йөген тартып, басудан җыелган черек бәрәңге, алабута, кычыткан, какы, кузгалак, сәрдә, балтырган көпшәсе, әнис ашатып үстерсә дә, әнием 5 баласын да исән килеш алып кала алган. Мең рәхмәт сиңа, әнием! Син герой! Тугыз бала тапкан өчен генә түгел, “Ана даны”, “Тыл ветераны” медальләре белән бүләкләнгәнгә генә түгел, кеше буларак, фидакарь, иң уңган-булган, бөтен кыенлыкларны җиңәрдәй көчле булуың белән дә герой. Ашар ризыгы өзелмәгән булгандыр инде, әтием сугыштан 6 елдан соң исән-имин кайта. Ул кайтуга әле тумый да калган 6 яшьлек малай йөгереп йөри.
Сугыштан соң яңадан тормыш башлана – парлы гаилә гөрләшеп яши башлый. Ишле гаиләгә тагын дүрт бала өстәлә. Тугыз бала! Әйтергә генә ансат! Аларны ашатырга, киендерергә, эшкә өйрәтергә, укытырга, кеше итәргә кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераны – әтием Котдус Гыйләҗиев, герой ана, тыл ветераны – әнием Рәхимә Гыйләҗиева! Сезнең алда барлык тугыз бала исеменнән, сугыштан соңгы беренче туган бала буларак, чал башымны иям! Мең рәхмәт сезгә! Тыныч йоклагыз! Без сезнең белән горурланабыз!
Әнисә Шәфиева.

 

Бик иртә йокыдан тора торган була. Ул вакытларда кечкенә генә өйдә сарык бәтиләре, яшь бозау кыш көне балалар белән бергә “үсәләр”. Беркөнне, башка балалар йоклаган вакытта, сыер саварга чыкканда Әлфия апаны әни кучкарга (мич уентыгы, гадәттә анда самавыр куялар иде) утыртып куя. Чөнки ул бозаудан курка. Кучкар астында бозау өчен тотыла торган балчыктан эшләнгән ватык чүлмәк тора. Бозау килеп, үч иткәндәй, баланың аягын ялый, аннан куркып ватык чүлмәк өстенә егылып төшә апам. Әни сыер савып керүгә яраланган, бигрәк тә куркудан шок алган бала мич буенда ята. Шул вакыйгадан соң бала 3 яшькә кадәр йөрми дә, сөйләшми дә башлый.
Ни генә булмасын, ачлы-туклы яшәп, бөтен тормыш йөген тартып, басудан җыелган черек бәрәңге, алабута, кычыткан, какы, кузгалак, сәрдә, балтырган көпшәсе, әнис ашатып үстерсә дә, әнием 5 баласын да исән килеш алып кала алган. Мең рәхмәт сиңа, әнием! Син герой! Тугыз бала тапкан өчен генә түгел, “Ана даны”, “Тыл ветераны” медальләре белән бүләкләнгәнгә генә түгел, кеше буларак, фидакарь, иң уңган-булган, бөтен кыенлыкларны җиңәрдәй көчле булуың белән дә герой. Ашар ризыгы өзелмәгән булгандыр инде, әтием сугыштан 6 елдан соң исән-имин кайта. Ул кайтуга әле тумый да калган 6 яшьлек малай йөгереп йөри.
Сугыштан соң яңадан тормыш башлана – парлы гаилә гөрләшеп яши башлый. Ишле гаиләгә тагын дүрт бала өстәлә. Тугыз бала! Әйтергә генә ансат! Аларны ашатырга, киендерергә, эшкә өйрәтергә, укытырга, кеше итәргә кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераны – әтием Котдус Гыйләҗиев, герой ана, тыл ветераны – әнием Рәхимә Гыйләҗиева! Сезнең алда барлык тугыз бала исеменнән, сугыштан соңгы беренче туган бала буларак, чал башымны иям! Мең рәхмәт сезгә! Тыныч йоклагыз! Без сезнең белән горурланабыз!
Әнисә Шәфиева.

орган була. Ул вакытларда кечкенә генә өйдә сарык бәтиләре, яшь бозау кыш көне балалар белән бергә “үсәләр”. Беркөнне, башка балалар йоклаган вакытта, сыер саварга чыкканда Әлфия апаны әни кучкарга (мич уентыгы, гадәттә анда самавыр куялар иде) утыртып куя. Чөнки ул бозаудан курка. Кучкар астында бозау өчен тотыла торган балчыктан эшләнгән ватык чүлмәк тора. Бозау килеп, үч иткәндәй, баланың аягын ялый, аннан куркып ватык чүлмәк өстенә егылып төшә апам. Әни сыер савып керүгә яраланган, бигрәк тә куркудан шок алган бала мич буенда ята. Шул вакыйгадан соң бала 3 яшькә кадәр йөрми дә, сөйләшми дә башлый.
Ни генә булмасын, ачлы-туклы яшәп, бөтен тормыш йөген тартып, басудан җыелган черек бәрәңге, алабута, кычыткан, какы, кузгалак, сәрдә, балтырган көпшәсе, әнис ашатып үстерсә дә, әнием 5 баласын да исән килеш алып кала алган. Мең рәхмәт сиңа, әнием! Син герой! Тугыз бала тапкан өчен генә түгел, “Ана даны”, “Тыл ветераны” медальләре белән бүләкләнгәнгә генә түгел, кеше буларак, фидакарь, иң уңган-булган, бөтен кыенлыкларны җиңәрдәй көчле булуың белән дә герой. Ашар ризыгы өзелмәгән булгандыр инде, әтием сугыштан 6 елдан соң исән-имин кайта. Ул кайтуга әле тумый да калган 6 яшьлек малай йөгереп йөри.
Сугыштан соң яңадан тормыш башлана – парлы гаилә гөрләшеп яши башлый. Ишле гаиләгә тагын дүрт бала өстәлә. Тугыз бала! Әйтергә генә ансат! Аларны ашатырга, киендерергә, эшкә өйрәтергә, укытырга, кеше итәргә кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераны – әтием Котдус Гыйләҗиев, герой ана, тыл ветераны – әнием Рәхимә Гыйләҗиева! Сезнең алда барлык тугыз бала исеменнән, сугыштан соңгы беренче туган бала буларак, чал башымны иям! Мең рәхмәт сезгә! Тыныч йоклагыз! Без сезнең белән горурланабыз!
Әнисә Шәфиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев