Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Әнисе истәлегенә улы Марсель якташыбыз Рәфисә Абзалованың шигырьләр җыентыгын чыгарган

Бу китап Рәфисә Абзалованың якыннары, балалары, оныклары өчен кадерле ядкарь булыр.

Вафат булган әнисе истәлегенә улы Марсель якташыбыз Рәфисә Сәүбән кызы Абзалованың шигырьләр җыентыгын чыгарган.

Рәфисә Абзалова – Карман авылы кызы. Китапка Рәфиса ханым төрле елларда иҗат иткән шигырьләр кергән.

Әсәрләр  төрле темага язылган – туган авылы Карман турында истәлекләр, Зәй, Чаллы, Ижауда яшәгән чорлары, якыннары, аларның язмышлары урын алгын. Гаиләдәге билгеле вакыйгалар, мәхәббәт, әхлаклылык, ышаныч, гаделлек турында язган ул. Шигырьләр 90нчы елларда иҗат ителгән. Бу – бөтен  ил өчен һәм аерым кеше өчен катлаулы вакыт. Матди яктан да, күңел хәләтен алсак та...Бәлки нәкъ менә шул авырлыклар аның иҗади көчен ачкандыр да. Китапка кергән шигырьләр авторның туганнары, гаилә әгъзаларында сакланган кулъязмалардан тупланган.

-Әни, шигырьләреңне китап итеп туплаган вакытта мин синең өчен, синең талантың өчен горурлык хисе кичердем. Шуның белән беррәттән, янәшәдә синең булмавың, сине сагыну хисе үзәккә үтте. Кызганыч, үзең исән вакытта китабыңны бастыра алмадык. Синең иҗат җимешләреңне бөтен туганнарыбызның һәм якыннарыбызның укуын телим. Бу китап синең истәлегең булып алдагы буыннарга да тапшырылсын иде, - дип яза улы Марсель китапка кереш сүзендә.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев