Зәй офыклары

Әнисен үтерүдә шикләнелә

Россия Федерациясенең Татарстан Республика буенча тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, 25 мартта районның Чыбыклы авылында 77 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче бүлегендә (кеше үтерү) каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьне кылуда шикләнеп, хатын-кызның исерек хәлдә булган 48 яшьлек улы тоткарланган.
Тикшерү версиясе буенча,  пенсионер әти-әниләре белән бергә яшәүче ир-ат озак вакыт дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланган. Тоткарланучының сүзләренә караганда, күпмедер вакыттан соң анда галлюцинацияләр башланган. Бу вакытта аның әтисе икенче бүлмәдә була,  ул туганнарына шалтыраткан, алар үз чиратында полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Ир кеше  үз гаебен таныган.
 Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: