Зәй офыклары

Әнкәй яулыгын бәйләп кунак каршылыйм

Каенанам Бибикамал Шәйдулла кызы Рамазанова 1920 елда Сармашбаш авылында туа. Язмыш җилләре аны күрше авылга килеп төпләндерә. Сугыш беткән еллар...

Бригадир булып эшләп яткан Бибикамалны хатыны ике бала белән ташлап чыгып киткән Мозаффарга димлиләр. Ире урманчы булып эшләгәнлектән, озак еллар күченеп йөриләр, урманда да яшиләр. 1953 елда Югары Мәлем авылына килеп төпләнәләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Җиде ел төп йортта бергә яшәдек. Чиста-пөхтә, уңган-булган иде минем каенанам. Мин мәдәният йортында эшләгәндә: ”Син сәхнәдә уйныйсың, кирәге чыгар,” - дип, ике шәлъяулыгын, төймә һәм читеген бүләк итте.
Әнкәй хаклы булган, бу әйберләрне концерт-спектакльләрдә киеп уйнадым, әле хәзер дә кирәк булып тора, әнкәй яулыгын бәйләп, чәкчәк тотып, кунак каршылыйм, сәхнәгә дә чыгам.
Бу әйберләрне сак-лый алуым белән бик бәхетлемен. Миннән кызларыма, оныкларыма калыр дип ышанам.
Разия Рамазанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: