Яңалыклар

“Әнкәйләр исе килә!”

Заманында бергә бик матур эшләр башкарган, элекке хезмәттәшем, бүген инде лаеклы ялдагы Гөлшат Алмас кызы Әмирханованы очраттым. Сөйләшеп киттек. Казан дәүләт медицина университетында укучы кызы Айсылу каникулга кайткан икән дә үзе тәмамлаган татар гимназиясенә укытучылары белән күрешергә барган. Берзаман балкып кайтып кергән бу өйләренә: “Хәят апаны кочаклап алдым, аннан шундый тәмле булып әнкәйләр исе килә!” – ди икән.

Мизгел эчендә әнкәйләрне күз алдына китереп бастырырлык мондый да хикмәтле, мондый да матур һәм җылы сүзләрне моңарчы ни ишеткәнем, ни укыганым булмады.
Без ишле гаиләдә биш кыз, ике малай сау-сәламәт булып үстек. Барыбыз да яхшы тәрбия, белем алып, тормышта үз урыннарыбызны таптык, шөкер. Фронтовик әтием 49 яшендә вафат булгач, безне аякка бастыруның бөтен авырлыгы, тормышның бөтен михнәте гап-гади колхозчы хатын - әнием җилкәсенә өелеп калды.
Әнием турында сөйли башласам, узган гомер елларымнан һәрвакыт бер эпизод келт итеп искә төшә. Без Казанда укыган җитмешенче елларда әле автомашинада йөрү дигән нәрсәне уйлаган да юк, бару-кайту өчен төп транспорт - җәен су юлында “Метеор”, ә башка вакытта самолет иде. Шуңа күрә уку елы барышында бары тик бер генә тапкыр – кышкы каникулларга гына кайтып китә идек. Анысында да бик авырлык белән. Шулай беренче кайтуымда Казанга китәсе көнне иртәнге яктан ук буранлый башлады. Туган авылым Куш-Елгадан Федотка кадәр унбишләп чакрым араны җәяүләп үтәргә, олы юлдан узып баручы берәр машинага эләгеп, Бигеш аэропортына барып җитәргә кирәк. Әле самолетлар ул көнне очармы, юкмы - бер Ходай үзе белә. Һава торышы яхшырганны көтеп, аэропортларда күп иза чиктек инде.
Әнием мине озатырга капка төбенә чыкты, аннан соң авыл читенә кадәр барды. Тагын бер, ике, өч километр... “Булды инде, әни, бар кайт”, - дип үтенүемә карамыйча, һаман янәшәмдә атлый бирде. Әхмәт авылына җиткәнче шулай озата барды. Бу бит әле әче салкын җилдә, себереп торган җәяүле буранда... Ул мине бик кызгангандыр дип уйлыйм, ана җылысы белән мине суыктан сакларга теләгәндер бичара. Өстемдә көзге-язгы юка пальто, җылырагын сатып алырга мөмкинлек юк.
Без саубуллашкан урында әле байтак вакыт, мине күздән югалтканчы басып торды әнием. Шулчак күңелем тулып китте, еладым... Бу хәлләргә инде - 48, әнием вафатына 28 ел гомер узса да, ул һаман да шул урында ап-ак карга басып, тормыш сукмакларымнан ничек атлавымны күзәтеп торадыр шикелле.
Горурланып әйтә алам: әнием әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне ярата иде. Аны Пусташитта (Мөдәррис Әгъләмов туган авыл, әниемнәр мәшһүр шагыйрь үскән гаилә белән урам аша күршеләр, кыйгач кына) башлангыч сыйныфларда бер бик талантлы мишәр егете укыткан. Аны әни гомере буе мактап сөйләде: “Декламациядән гел «бишле»ләр генә алдым, абый мине һәрчак үрнәк итеп куя иде”, - дигәннәре истә. Ул чакта декламация, сәнгатьле уку дәресләре кергән (егерменче-утызынчы еллар).
Әнием соравы буенча кышкы озын кичләрдә нинди дә булса тезмә яисә чәчмә әсәр укыганда тын да алмыйча, үтә дә бирелеп тыңлый торган иде. Күпмедер көннәр, айлар узгач: “Улым, теге хикәядә, фәлән урындагы җөмләдә ничек диелгән әле?” – дип, мине шаккатыра иде. Күңеленә яткан шигырь куплетларын авыз эченнән көйләп йөрү гадәте дә бар иде.
Әтидән соң 25 ел яшәде ул. Әти, киресенчә, саулыкка бик туймаган әнине иртә югалтудан гел куркып яшәде. Ул аңа дәшкәндә дә һәрчак иркәләп: “Нулдәм!” – ди торган иде (әниемнең исеме Нурдидә). Чирек гасыр гомере аңа күкләрдә өстәп язылгандыр дип ышанам.
Шунысын да әйтим, ул үз балаларына, оныкларына, якыннарына гына түгел, гомумән, кешеләргә кирәкле зат иде. Аңа тартылалар, бөтен авыл белән киңәшкә киләләр иде. Намуслы, акыллы, мәрхәмәтле булуы, сер саклый белүе өчен. Аны мәңгелек йортка бакыйлыкка озатканда аягында йөри алган һәркем килгәндер. Әниемнең якты рухы алдында чал башымны иям.
Әнкәйләр исе... Дөньядагы безгә иң кадерле, иң якын булган исләр туплангандыр анда: күкрәк сөте, бишектәге сабыйлар исе, ипекәй, токмач, бәлеш, коймаклар исе, туган йорт, ихата, мунча исе, чеби-бәбкәләр, яңа чирәм исе... Санап та, аңлатып та бетермәле түгел.
...Кырык биш ел балаларга аң-белем биргән, үзе дә өч бала табып үстергән, җиде оныкка дәү әни булган Хәят апасыннан әнкәйләрнең тәмле исен нечкә тоемлаган акыллы кыз бала.
Бу язмамны редакциягә кертеп биргәч, 8 Мартка багышланган санда бастыруларын үтендем.  Ямьле язларга керүгә, бу бәйрәмнән, Айсылу әйтмешли, әнкәйләр исе килә. Һуштан яздырырдай тәмле булып!
Госман Мухамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Әнкәйләр исе килә!”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар