Зәй офыклары

Нәниләр – юл фаҗигаләренә каршы

Бүген шәһәрнең “ Тату гаилә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урамга юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә өндәгән плакатлар тотып чыктылар.

Бу “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге, юл инспекторларының  мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре белән бергәләп юлларда фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән читраттагы чарасы иде. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә зәйлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белешмәлекләр тараттылар, юлны аркылы чыгу урыннарында кагыйдәләрне үтәүчеләргә шарлар бүләк иттеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: