Зәй офыклары

Новиков: Татарстан алданган милекчеләр өчен торак төзү буенча лидерлар рәтендә

2021 ел ахырына республикада барлык проблемалы йортлар да файдалануга тапшырылачак.

Татарстан - төзелә торган торак саны буенча Россиядә лидерларның берсе, һәм бездә проблемалы объектлар аз. Бу турыда «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында Татарстан Республикасы алданган милекчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков белдерде.

"Беләсезме, бездә федераль фонд директоры Константин Тимофеев кунак булды. Без Татарстан позициясе һәм башка төбәкләр үз эшләрен ничек алып барулары турында фикер алыштык. Һәм без Татарстанның күп кенә регионнардан алда баруын яхшы аңладык, безнең проблемалы объектлар аз», — дип сөйләде Новиков.

Ул билгеләп үткәнчә, проблемалы объектларның бер өлеше төзелештәге йортлар санына пропорциональ. Хәзер республика фонды реестрында 15 йорт, шуларның 11е - проблемалы.

«Мин башка регионнарны, шул ук Краснодар краен, Мәскәү өлкәсен карадым. Ленинград өлкәсе. Мисал өчен, Мәскәү өлкәсендә 2020 елда 200 проблемалы объект бар", - дип аңлатты Новиков.

ТР алданган милекчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков белән интервью бүген - 28 ноябрьдә Sntat сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» МА YouTube каналында  күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә»нең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30да һәм якшәмбе көнне 13.30да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: