Зәй офыклары

Ноябрь аенда ничек ял итәчәкбез?

Татарстанлылар ноябрьдә өстәмә ике көн ял итәчәк.

Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексы нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ Закон нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 4 ноябрь көнне ял итәбез дә 5е көнне эшкә чыгабыз һәм тагын 6, 7, 8 ноябрьдә өч көн рәттән ял көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: